Рус теле көнендә “Сабый” балалар бакчасы сабыйлары һәм Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр педагоглар җитәкчелегендә Тәтешнең балыкчылык тарихы музеена бардылар.
Кырпы балыгы һәйкәле янында аларны Балыкчы каршы алды, ул балаларга экскурсия уздырды һәм балыкчылыкны үстерү тарихы турында сөйләде. Сәяхәтчеләр балыкчылар ихатасында балыкчыларның көнкүреше, зур ятьмәне ничек үрү һәм суга ыргыту хакында белделәр, үзләренә таныш булган балыкларның исемнәрен әйттеләр, ә кашыклар ясаучы аларга агач кашыкларның ничек эшләнүен күрсәтте.
Нет комментариев