Жуково авылы җирлеге “Без бер гаиләдәй яшибез” дигән район фестиваленең чираттагы пункты булды.
Мәдәният йортының иркен фойесында баян моңы астында халык җырлары яңгырады, хатын-кызлар кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрделәр, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, авыл халкының көнкүреш әйберләре һәм аш-су ризыклары күргәзмәсе халыкның карашын җәлеп итте. Җирле артистлар авыл җирлеге территориясендә яшәүче дүрт милләтнең костюмнарында бәйрәм кунакларын җырлар һәм пироглар белән каршы алдылар.
Нет комментариев