Зур Әтрәч авылы мәчетенә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазына халык аеруча да күп килде. Арада яшьләр дә, өлкәннәр дә шактый. Гаеткә җыелучыларны Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов олы һәм изге бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен ирештерде. Ураза гаете мөбарәк булсын!
Нет комментариев