Республикада көндез 13-18 градус җылы булачак.
(Тәтеш, 13 июнь, “Тәтеш таңнары"). 13 июньдә, Татарстанда кисәк суытачак. Республика синоптикларының беренчел фаразлары буенча, моңа салкын антициклон сәбәпче булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
Көндез явым-төшемнәр көтелми. Алмашынучан болытлы һава торышы булачак, дип хәбәр итә Гидрометүзәк.
Чәршәмбе кич, пәнҗешәмбе көндез һәм төнлә урыны белән төньяктан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Җил тизлеге 15-18 метр булачак. Шул сәбәпле Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклык чаралары турында искәртте.
Ккөндез 13-18 градус җылы булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/12/187948/
Нет комментариев