Җиңүнең ачы икмәге
Кешеләр

Җиңүнең ачы икмәге

Шәһәрле Нина Емелюхина Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларның һәм балаларның фронтка ярдәм итүләрен, кулларыннан килгәнчә тырышуларын хәтерли.

Әлеге хатын-кызның кайчандыр ике куллы пычкы белән гасырлар буе үскән наратларны аударуы, ачлыктан аңын югалтуы һәм Җиңү көненә кадәр яши алмаган якыннарын җирләвенә хәзер ышанып та булмый.

Нина Емелюхина. Фото: Галина Таҗетдинова

– Мин 1931 елда Ильинскида туган. Гаиләбез зур иде, мин балалардан иң кечесе идем. Әтиебезне бик иртә югалттык, сугышка кадәр үк чахоткадан вафат булды. Әнием Ксения Никифоровна безне берүзе үстерде. Бөтенләй укый-яза, хәтта имза да куя белми, крестик кына куя иде. Колхозда иртәдән төнгә кадәр эшләде, – дип сөйли Нина Федоровна.

Сугыш башланган 1941 елның июнендә аңа тугыз яшь була. Бу көнне ул радиодагы репродукторның кара тәлинкәсе аша яңгыраган хәбәрне генә түгел, ат тояклары астыннан күтәрелгән тузанны һәм хатын-кызларның елавын да хәтерли.

– “Сугыш” дип әйтүгә, колхоздан атларны, өйләрдән ир-атларны алып китә башладылар. Төш вакытында да, кичен дә, төнлә дә – кычкырыш, ыгы-зыгы гына булды. Июнь ахырына авылны бөтенләй бушатып бетерделәр. Беркем дә калмады – атлар да, ир-егетләр дә. Кайда эшләсең дә, турыдан-туры шуннан ук алып китәләр иде. Берничә үгез генә калды, аларны башта саклап тордылар. Үгезләр белән җир сөрделәр, тырмаладылар. Бервакыт сеңлебезне көтәбез: “Маруська нигә шулай озак юк?” – дибез.

Кырга эзләргә киттек, ә ул үгез янында елап утыра. Үгез яткан һәм селкенми дә. Ул аны этә-төртә, ә үгез тормый. Өлкән абыебыз Сашаны сугышның беренче көннәрендә үк алып киткәч, безнең гаилә дә ятимләнеп калды. Озак та үтми икенче абыебыз Тимофейны да алдылар. Сашка соңрак исән килеш кайтты, ә Тимофейны үтерделәр, – ди хатын-кыз әрнүле тавыш белән.

Балаларга дүртенче сыйныфтан соң укуларын ташларга туры килә.

– Безнең мәктәп яхшы, агачтан салынган иде. Аның янәшәсендә балалар бакчасы бинасы тора иде, аны сыйныф бүлмәләренә үзгәртеп кордылар,  чөнки балалар бик күбәйде. Сугыш июнь аенда башланды, каникуллар иде. Нинди китап уку инде анда... Безнең барыбыздан да бригада төзеделәр. Башта кырда коелып калган башакларны җыйдык. Берәр бөртекне авызга кабасың да чәйнисең, ә үзең куркасың: берәрсе күрмәсен тагы дип, төрмәгә дә утыртырга мөмкиннәр иде. Икенче язда бакчада бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә утырттык, су сиптек. Көзен уңыш җыйдык, кәбестәләрне зур мичкәләрдә тозлау өчен ташыдык. Безгә тагын махорка утырту эшен дә тапшырдылар.

Без торфтан кечкенә чүлмәкләр ясадык. Торфны болгатасың, махсус шундый бер машина бар иде – шарчыклар ясыйсың. Шунда махорка орлыгын саласың, ул тамырлары белән чорнап ала, аннары җиргә утыртасың. Безнең бригадир Любa Никишина иде. Безгә караганда яшьрәк, әмма бик җитез, әйбәт кыз иде. Хезмәт көненә биш тиен акча бирәләр, аны биргәнче үк салымнар инде җыелып килә иде. Әни утырып елый иде, нишләсен инде, – ди кулларын ишарәләп Нина Федоровна.

Ачлык еллары

Минем әңгәмәдәшем сөйләвенчә, сугыш елларында авыл халкы җирдән шытып чыккан ризык белән тукланган.

– Кузгалак ашый башладык. Бу үлән бездә авыл артындагы Сизово чокырында үсә иде. Чокырыбыз тирән, аны шулай дип атап йөрттеләр. Яфракларын өзеп алабыз да, аш пешерәбез. Ачы, яшел була иде. Чәчәк аткан клеверны җыябыз, киптерәбез, әни төеп, кәтермәчләр пешерә. Кара, агач сыман була иде. Бәрәңге дә ул елны бик тә вак булды. Әни таң атканчы тора, мичкә яга.

Безгә бәрәңге пешереп куя, таштан ясалган савытыбыз бар – тирән дә, авыр да иде. Тоз алып кайтырга әни Тәтешкә, баржага бара иде. Әни савытны мичкә куеп томалый, бераз су сала. Төш вакытында кайтып керәбез – менә безгә бәйрәм! Үз сутында пешкән бәрәңге. Аннары савытны, кичкә кадәр җылы булып торсын өчен, яңадан мичкә куя. Тавыклар асрадык. Ай саен дәүләткә йөз йомырка тапшыру планы бар иде. Сарыклар да бар иде. Көзен берсен суеп, ит белән салым түләдек.

Кием-салымыбыз да бик начар иде: аякта чабата, өстеннән аяк чолгавы, иңбашта иске шәл. Кышын утынны билгә кадәр кар ерып, чанага төяп ташый идек. Җиргә ауган, корыган агачларны җыя, коры ботакларны сындырып ала идек, – дип авыр сулап искә ала хатын-кыз.

Җиңү көнен җырларсыз каршылаганнар.

– Тугызынчы майда безнең җиңүебез турында радио аша игълан иттеләр.  Аксак Нюра авыл буйлап тиз генә барысына да хәбәр салды. Һәркем авыл Советына җыелды. Сугыштан кайтыр дип көтәрлек кеше калмаган да диярлек, күбесе инде һәлак булган иде. Күз яшьләре күп булды, – дип ачынып сөйли үткәннәрен Нина Федоровна. 

Урман кисү хезмәте

Утын. Фото ИИ

Сугыш тәмамланса да, тормыш җиңеләймәгән. 1946 елда Нина Емелюхина урман әзерләү эшенә китә.

– Миңа әле унҗиде яшь тә тулмаган иде. Безне һәр колхоздан тугызар кеше җыйдылар. Юлда өч тәүлек бардык: башта атларга утырып, аннары пароходта, соңыннан поезд белән киттек. Безне Пермь өлкәсендә төшереп калдырдылар. Тирә-якта – гел урман гына. Күккә ашкан төз наратлар. Гаиләсе белән урманчы яши торган бер каравыл өе генә бар иде. Авыл да, башка бернәрсә дә юк. Кырык, кырык биш, хәтта илле-алтмыш градуска кадәр суыклар була иде. Кысанлыкта яшәдек, бер-беребезгә сыенып ята идек.

Уртада мич тора. Кемдер мич өстендә йоклый, кемдер идәндә. Фуфайканы баш астына куясың да, менә сиңа йомшак түшәк. Ашарга да әллә ни юк, анда бәрәңге утыртмыйлар иде. Көненә һәр кешегә ярты ипи бирәләр, аны бездән йөз чакрым чамасы ераклыктагы станциядән китерәләр иде.

Соңрак үзебезнең икмәк пешерү урынын төзедек. Иртән хуҗабикә безгә бераз гына май бирә иде. Без ипине – ә ул ап-ак иде – вак шакмакларга турап, кайнар мичкә тыгабыз. Кыздырып алабыз. Ул чакта безнең өчен моннан да тәмлерәк нәрсә юк иде дөньяда. Көненә тугыз кешегә дүрт ярым ипине бүлеп ашый идек, – дип сөйли Нина Федоровна.

Икмәк. Фото: ИИ

Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр авыр хезмәт булган.

– Көн саен план бар – икебезгә ун кубометр утын әзерләргә кирәк иде. Наратларны кисеп аударырга, ботакларын яндырырга, бер метр озынлыктагы бүрәнәләрне өемгә тезәргә. Ике куллы пычкы белән селтәнеп эшләдек. Куллар сөялләр белән капланды, җилкәләрне күтәрерлек хәл калмый иде.

Мин һәрвакыт Маня Лузгова белән парлап эшләдем, ул да минем яшьтә иде. Бригадир килеп, күпме эшләгәнебезне үлчәп карый иде. Норманы үтәмәсәк, тагын кисәргә куша. Шул чакта аякларымны өшеттем, бик каты авырттылар. Әмма берни дә булмады, тора-бара төзәлде. Анда мунча да бар иде. Безнең өчен суны гадәти булмаган ысул белән җылыталар: башта мичтә ак ташларны кыздыралар, аннары аларны су тутырылган мичкәгә салалар тиде. Таш чыжлап китә, су кайнарлана. Шулай юына идек, – дип сөйли тыл хезмәтчәне.

Кызларны хат коткарган. Авылдашларының берсе – Нина Ханжина – урманчы өенә килеп йөргән бер укытучы аша очраклы рәвештә әтисенә үзеннән хат-хәбәр җибәрә алган.

– Ул: “Әти, без монда ачтан үләбез”, – дип язган. Яша абый хатны алгачтын, безнең колхоз рәисе янына идарәгә йөгергән. Ул акча җибәргән. Их, рәхмәт яусын аңа, урыны җәннәттә булсын. Без шул акчага үзебезнең яңа икмәк пешерү урыныннан икмәк сатып ала башладык. Шуннан соң гына җиңел суладык. Югыйсә, барыбыз да Пермь җирендә ятып калыр идек.

Килешү вакыты тәмамланды, көз ахырында өйгә кайтырга чыктык. Пароход ярга озак якынлаша алмады. Безнең Галя Дегтева суда бик яхшы йөзә, нык, көчле кыз иде. Менә ул безне иңбашына күтәреп пароходка ташыды. Муенына ябышасың, ә ул сине суда сөйрәп алып бара. Пароходта халык бик күп, ятарга да, утырырга да урын юк иде. Өч чакрым буе тезләрне тезгә куеп утырдык, бөтен тәнебез оеп бетте. Тәтешкә кайтып җиттек. Безне каршы алырга рәис ат җибәргән иде. Әни мине күрүгә, тизрәк мунча алдына алып керде. Ялангач чишендерде дә бөтен киемемне мич өстендәге ташларга ыргытты.

“Яндыр, бетләр белән бергә янсын”, – диде. Киемнәремне алыштырдым да чыктым, үземне таныш булмаган чит бер кыз кебек тойдым: чиста, ябык, чандыр, – дип елмаеп искә ала Нина Федоровна.

Ул икмәк кадерен белә

Аннары тормыш җайлана башлый. Кыз Красная Поляна егете Иван Емелюхинга кияүгә чыга.

– Ул кино механигы булып эшләде, кино күрсәтте. Өйләнештек, өч бала: улыбыз Володяны һәм игезәкләрне үстердек. Тәтешкә күчеп килдек, кечкенә генә йорт сатып алдык. Хәзер ирем инде вафат, минем тугыз оныгым, егермедән күбрәк оныкчыгым бар, инде санап та бетерерлек түгел, – дип елмаеп сөйли әни, әби һәм карт әби.

Нина Федоровна пенсиягә чыкканчы авыл хуҗалыгы техникумында техник хезмәткәр булып эшләгән. Хәзер инде күптән лаеклы ялда, улы Николай белән гомер кичерә.

Карт хатын. Фото: ИИ

– Көчләр дә аз калды, кан басымы уйный. Социаль хезмәткәрләргә рәхмәт, килеп йөриләр, булышалар. Август аенда миңа 95 яшь тулды. Хакимияттән дә килеп, юбилейга әнә нинди матур чәчәкләр бүләк иттеләр. Онытмаулары күңелгә рәхәтлек өсти, – ди җылылык белән әңгәмәдәшем.

Беләсеңме, кызым, шул ләгънәт төшкән сугыш ачлык белән генә түгел, ә икмәк белән хәтердә калды. Без мичтә кыздырган шул кечкенә генә икмәк кисәге белән. Шуңа күрә, балакайларым минем, һәр валчыкның кадерен белегез. Дөньяда гади бер кисәк икмәктән дә кадерлерәк бернәрсә дә юк. Бигрәк тә аның ниләр бәрабәренә төшкәнен белеп торганда.


Нет комментариев