Иң көчлеләр сайлап алуны узды
Көн темасы

Иң көчлеләр сайлап алуны узды

Тәтеш гражданнар яклау көллиятенең ресурс уку үзәге базасында “Коткару эшләре” компетенциясе буенча һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узды.

Анда биш команда – Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең 18 яшьтән өлкәнрәк яшь категориясендәге курсантлары – һәм 18 яшькә кадәрге биш яшьләр командасы катнашты. 
Чемпионатта катнашучы 50 кеше­нең барысы да куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар узды, мәйданчыклар һәм җиһазлар белән танышты. 

Өч көн дәвамында кон­­­­курсантлар коткару эш­ләрендә үз осталык­ла­рын күрсәттеләр, тәҗ­ри­бә уртаклаштылар һәм ква­лификацияләрен ­арттырдылар. 

Гражданнарны яклау көллияте директоры Татьяна Адаева әйтүенчә, көллият “Коткару эш­ләре” компетенциясе буенча мондый җаваплы ярышларны сигезенче тапкыр уздыра. Аның сүзләренчә, көллият профессионаллары да, яшьләр дә Татарстанда һәм Россиядә иң яхшылардан санала. Өстәвенә Тәтеш, Васильевка, Куйбышев Затоны, Биләр, Казан яшь­ләре әлеге компетенцияне үз уку йортлары базасында үзләштерәләр, шулай ук көллият базасында да. Узган елгы чемпионат нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербургта өлкәннәр составы командасы көмеш медаль алды, ә яшьләр чемпион булды.

Региональ этапның бурычы – сайлап алу ярышларында Татарстанны лаек­лы тәкъдим итәчәк һәм Бөтенроссия чемпионаты финалына чыгачак иң көчле, иң әзерлекле егетләрне сайлап алу. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча алтын һәм көмеш медальләргә көллият кот­каручыларының өлкән төркеме ия булды, яшьләр арасында Тәтештәге 1нче урта мәк­тәп командасы җиңү яулады, Васильевка кадет мәктәп-интернаты укучылары икенче булды.


Нет комментариев