Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөсел­маннарын бәйрәм белән котлый
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөсел­маннарын бәйрәм белән котлый

16 июнь – Корбан гаете

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы мөсел­маннарын бәйрәм белән котлый:

– Корбан гаете – мөселманнар тарафыннан иң хөрмәт ителә торган бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар дәвамында ул мәрхәмәтлелек, дини йолаларга һәм традицияләргә хөрмәт символы булып тора. Тынычлык сөю, әхлакый чис­талык, шәфкатьлелек, якыннарыңны кайгырту – ислам диненең чын кыйммәтләре.

Районыбызның төп байлыгы – анда яшәүчеләр, төрле милләт вәкилләре арасында тынычлык һәм татулык. Бердәмлек – безнең көч һәм барлык иҗади башлангычларның уңыш нигезе.

Изге ниятләрдә һәм игелекле эшләрдә берләштерүче Корбан бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, тынычлык һәм үзара аңлашу китерсен! Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим!


Нет комментариев