Рәмис Сафиуллов Тәтеш рай­онында яшәүчеләрне котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш рай­онында яшәүчеләрне котлый

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш рай­онында яшәүчеләрне котлый:

– Балалар – тормышның мәгънәсе. Алар өчен без эшлибез һәм яшибез, районыбызны төзеклән­дерәбез һәм үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз.  Бу бәйрәм балаларныкы дип санала, ләкин ул һәр бала өчен өлкәннәр җаваплы икәнлеген искә төшерә.

Балаларыбызның балачагы шатлыклы, кайгысыз, бәхетле булсын иде. Аларның йөзләрендә һәр­вакыт бәхетле елмаю балкып торсын, хыяллары һичшиксез тормышка ашсын. Районыбыз халкына – гаиләләрендә мәхәббәт һәм татулык, бәхет һәм иминлек булуын ­телим!
 


Международный день защиты детей

Нет комментариев