Семинар эшендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Яшин, Идел аръягы зонасының 10 районыннан вәкилләр, игенчелек буенча консультантлар катнашты.
Рәмис Хатыйп улы сәламләү сүзендә Тәтеш районының авыл хуҗалыгы районы булуын, моның белән беррәттән туризмның, сәнәгать предприятиеләренең, калган юнәлешләрнең дә үсеш алуын билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы производствосында иң мөһиме – үсемлекчелек, аграрийлар югары мул уңыш алуга ирешәләр, әлеге күрсәткечләр буенча район республикада – алдынгылыкта.
– Һава торышы аркасында быелгы язгы чәчү озаккарак сузылды, көзге уҗымнар яхшы, яфраклы азыкны икенче тапкыр өстәмә тукландырабыз, кешеләр тырыша. Бернигә дә карамастан, барлык мәсьәләләр буенча эшләячәкбез, иң мөһиме – технологияләрне саклаячакбыз. Мондый семинарлар, хезмәттәшләр белән очрашулар безнең һәркайсыбыз өчен файдалы күп мәгълүматлар бирә, – дип ассызыклады район башлыгы.
“Колос” җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов хуҗалыкның эшчәнлеге турында сөйләде:
– Көзге бодай – 2100 гектар, сабан бодае – 600 гектар, арпа – 600 гектар, шикәр чөгендере, чөгендер әйләнеше буенча һәрвакыттагыча, – 800 гектар чәчелде. Бүгенге көндә бездә үсемлекләрне саклау һәм азык әзерләү бара. Люцернадан 2 мең тоннага якын сенаж салдык. Көзге бодайны корткычларга, чирләргә каршы икенче тапкыр эшкәртәбез һәм игеннәр өлгерүгә яфраклы азыкны өченче тапкыр эшкәртергә ниятлибез. Шикәр чөгендерен өченче тапкыр эшкәртүне төгәллибез, дүртенчесен полифид кертеп фунгицид белән эшкәртергә планлаштырабыз. Техникаларны ел саен яңартып торабыз. Көзге бодай чәчәргә әзерләнәбез, пар басулары эшкәртелде. Сөт җитештерү буенча: бездә 1096 мөгезле эре терлек бар, шуның 450се савым сыеры, 12 тонна сөт савабыз, Казандагы сөт комбинатына тапшырабыз. Безнең өчен беренче чиратта – хезмәт хакларын, салымнарны түләү, әҗәтләребез юк.
Семинарда катнашучылар чәчү вакытында Тәтеш үсемлекчеләре куллана торган фунгицидлар, гербицидлар, интексицидлар, полифидлар белән көзге һәм язгы иген культураларыннан ясалган көлтәләр үрнәген карадылар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев семинарда катнашучыларның игътибарын “Колос”та кулланылучы цифрлы технологияләргә юнәлтте һәм һәрбер кырдагы үсемлекләрнең теләсә кайсы вакытта үсеш алуын күрергә мөмкин булуын күрсәтте.
Семинар барышында игътибар умартачыларга чәчүлекләрне химикатлар белән эшкәрткәндә умарта ояларындагы бал кортларын изоляцияләүгә юнәлтелде. Белгечләр уңыш булдыру, федераль дәүләт системасында ашлыкны мәҗбүри теркәү турындагы мәгълүматлар, пестицид белән эшкәртү, ачы туфракны известьлау, игенчелекне биологияләштерү, күпьеллык үләннәрне яңартып чәчү, минераль ашламалар кертү, импортны алмаштыру, эремә комплексларын җиһазландыруга аеруча да якын килүнең әһәмиятле ысуллары хакындагы мәсьәләләрне карадылар.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Дмитрий Яшин чараның югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп үтте һәм җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев