Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Рәмис Сафиуллов: Безнең районда туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да

    27 сентябрь – Туризм көне

    (Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). “Безнең районда туризм – ул киң танылган ял итү төре генә түгел, шулай ук икътисадның мөһим үсеш тармагы да. Шәһәребез ватандашлар өчен дә, шулай ук чит ил кунаклары өчен дә елдан-ел тагын да җәлеп итүчән була бара. Тәтеш музее хезмәткәрләренең эше, тәтешлеләрнең мөнәсәбәте ярдәмендә рай­оныбызда кунакчыллык һәм киң күңеллелек хөкем сөрә. 

    Туризм өлкәсе белән мәшгуль булган барлык белгечләргә нык сәламәтлек, планнарын һәм башлангычларын уңышлы тормышка ашыруларын, ышанычлы парт­нерлар һәм мәрхәмәтле кунаклар, ә туристларга яңа мавыктыргыч маршрутлар һәм онытылмас хис-кичерешләр телим”, – диде бәйрәм уңаеннан Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: