Тәтеш муниципаль районы мәгариф учреждениеләрен яңа 2024-2025 уку елына кабул итү
Көн темасы

Тәтеш муниципаль районы мәгариф учреждениеләрен яңа 2024-2025 уку елына кабул итү

Муниципаль ведомствоара комиссия бәяләмәсе буенча барлык белем бирү оешмалары яңа уку елына әзер.

2024 елның 5-9 августында муниципаль ведомствоара комиссия Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмаларының яңа 2024-2025 уку елына әзерлеген тикшерде.

Кабул итү барышында мәгариф оешмаларының гомуми торышына аерым игътибар бирелде, янгынга каршы җиһазлар тикшерелде, мәгариф объектларының санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килүен, террорчылыкка каршы якланганлыкны тикшерү, шулай ук кирәкле документлар булуын тикшерү үткәрелде.

Муниципаль ведомствоара комиссия бәяләмәсе буенча барлык белем бирү оешмалары яңа уку елына әзер.


Нет комментариев