Тәтеш район башлыгы китапханә хезмәткәрләрен һәм китапханә эше ветераннарын бәйрәмнәре белән котлый
Көн темасы

Тәтеш район башлыгы китапханә хезмәткәрләрен һәм китапханә эше ветераннарын бәйрәмнәре белән котлый

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов китапханә хезмәткәрләрен һәм китапханә эше ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

– Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар – сез.

Сез үзегез хезмәт күрсәткән укучыларга мәгърифәт нуры таратасыз, аларда китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбиялисез. Кызыклы идеяләрегез туып кына торсын, укучыларыгыз сезгә чиксез  рәхмәтле  булсын, фондларыгыз баеганнан-байый, ә йөрәкләрегездә матур киләчәккә  якты ышаныч ныгыганнан-ныгый барсын. 

Сезгә нык сәламәтлек, илһамлы иҗат һәм игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар телим.
 


Нет комментариев