Алабирде авылында яшәүче Мөнирә Мингалиева үткән гомер елларының якты хатирәләрен барлый
Аның турында җирлек кешеләре: “Ул күпләргә үрнәк булырлык игелекле, тирән белемле һәм киң күңелле кеше”, – дип кабатларга ярата.
Фидакарь хезмәте белән зур хөрмәт казанган, гомер буе балаларга туган телебезнең барлык нечкәлекләрен өйрәткән тәҗрибәле укытучы бүгенге көндә лаеклы ялда. Шулай да ул үзе укыткан укучылары һәм хезмәттәшләре белән һәрчак элемтәдә тора. Алар исә аның хакында бары тик җылы сүзләр белән сөйли.
– Мөнирә апа минем дә, улымның да татар теле укытучысы булды. Миңа аның белән хезмәттәшләр дә булырга туры килде. Аны без киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда киңәше белән булышлык күрсәтүче кеше буларак беләбез. Лаеклы ялда булса да ул мәктәптә яки китапханәдә узган әдәби яки ватанпәрвәрлек сәгатьләрендә, авылдагы иҗтимагый чараларда катнаша. Аның белән эшләгән елларны еш хәтердә яңартабыз, хезмәт барышында аның зур тәҗрибәсен кулланабыз, – дип сөйли Әлфия Заһидуллина.
Мөнирә Мингалиева 1961 елның 20 июлендә Тәтеш районының Зур Әтрәч авылында Мөслимә һәм Мөнир Гаязовлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Балачагы, мәктәп еллары, күңелле яшьлеге шушы җирлектә уза.
Юбилярның алдагы бөтен язмышы Алабирде белән тыгыз бәйләнгән. Килен булып төшкән көненнән бирле Алабирде сихри табигате, ачык йөзле, игелекле кешеләре белән аның йөрәген яулап ала. Биредә ул үзе кебек үк укытучылык һөнәрен сайлаган Талип Рәхимҗан улы белән иңгә-иң куеп гомер кичерә.
Мингалиевлар тормышларына шөкер итеп дөнья көтәләр. Бүгенге көндә ике кызлары үз гаиләләре белән Казанда яшиләр, кайтып йөриләр, дүрт оныклары әби-бабай йортын шатлыкка күмәләр.
Мөнирә апа белән Талип абыйның алда әле бер улларын өйләндереп, килен каршылау шатлыгын да күрәселәре бар.
Мингалиевларның ерактан ук балкып торган йорт-җиренә, чәчәкләр белән тулы өйалды һәм яшелчә бакчасына аяк басуга, монда хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр яшәвен күрәсең.
Мөнирә апаны күпләр мөгаллимә буларак белә. Дәресләрен һәрвакыт мавыктыргыч, эчтәлекле итеп үткәрә иде, дип искә алалар укыткан укучылары.
Укымышлы, итагатьле, тыйнак мөгаллимә һәр балага татар теленә, әдәбиятка мәхәббәт уята белде, туган туфракны, илне яратырга өйрәтте, укучыларына киләчәккә юл күрсәтүче якты маяк булды.
– Мәктәптә укыганда мин татар теле һәм әдәбият дәресләрен ярата идем. Мөнирә апа безне әлеге фәннән укытты. Ул миңа иң беренче булып иҗатка илһам нигезләрен сеңдерүче, әдәбиятка тартучы булды. Моны вакытында үзем белеп тә бетерелмәгән инде, аңлаучан мөгаллимә ул вакытта ук бу юнәлешкә этәргеч ясарга кирәклеген бик тиз сизеп алган, күрәсең. Мөнирә апаның беренче шигырь яздырганын хәтерлим әле. Ул чакта остазыбыз өйгә бирем биреп җибәрде. Ә икенче көнне, дәрестә инде сөйләтте һәм мактап та куйган иде. Шуннан күңел үсенеп, тагын язылгандыр, күрәсең. Аннары, мәктәпне тәмамлап, армия сафларына барып кайткач кына инде чынлап торып шигырьләр иҗат итә башладым. Шулай да тәүге иҗатым Мөнирә апаның этәргеч бирүе һәм өйрәтүе буенча язылды. Рәхмәт, остазыма. Аның ул чактагы киңәшләре тормышымда зур иҗат юлына кереп китәргә ярдәм итте, дисәм дә була, – дип хатирәләре белән уртаклашты Зур Әтрәчтән Исхак Фәйзуллин.
Мөнирә Мөнир кызы гүзәллекне күрә белүче, барлык вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп, аларны шигъри юлларга салучы иҗат кешесе дә әле. Ул якынча меңгә якын шигырь язган җирле шагыйрә. Аның шигырьләрендә тормышны ярату, авыл, табигать, кешелеклелек һәм туган телгә булган кайнар мәхәббәт чагыла. Кыскасы, Мөнирә апаның күңеле – моңлы шигырь, тормышы – матур үрнәк дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр.
фотоны Әлфия Заһидуллина тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев