Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иҗат, сәүдәгәр залы һәм музей хезмәткәренең эш көне турында

    Анастасия Вишнякова – матур сарафан кигән крестьян кызы, Алтын Балык һәм Тәтеш ягы тарихы музее директорының туризмны үстерү буенча урынбасары – боларның барысы да ул.

    (Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Настя кайчандыр табиб булырга хыялланган һәм мәктәптә чыгарылыш имтиханнарын тапшырганда үзенең тормышын медицинага багышлаячак дип ниятләгән булган. Әмма ул аны ­туризм һәм... иҗат белән бәйләгән. Әйе-әйе, чөнки музей хезмәтендә аңардан башка  эшләп булмый. 

    Аның һөнәр юлы фонд бүлегенең фәнни хезмәткәре вазыйфасында башланып киткән. “Исәп карточкаларын тутырдык, экспонатлар кабул иттек, аларны язып бардык”, – ди кыз.

    Туризм үсеш алгач, кайбер хезмәт­кәрләрне яңадан квалифи­кацияләү зарурилыгы барлыкка килгән. Шулай итеп Нас­тенька, хезмәттәшләре аңа шулай эндәшә, туристлык-мәгълүмат бүлеге мөдире итеп билге­ләнгән. “Гаризалар кабул иттем, автобус турлары оештырдым, туристлар буенча мәсьәләләрне хәл иттем. Авыр булды, әмма акрынлап күнектем”, – дип уртаклаша ул. “Музейдагы оештыру эшләренең барысы да аның өстендә. Настя шәхси вакыты белән хисаплашып тормый торган кеше, кемнедер кыен хәлдә калдырмау аның өчен иң мөһиме булып тора. Ул итәгатьле, кешеләр белән әңгәмә кора белә, иҗади яктан сәләтле, сәнгать дизайнын эшли белә. Туризм – ул аныкы”, – дип билгеләп үтә Тәтеш ягы тарихы музее директоры ­Наталья Понедельникова.  

    Анастасия бүгенге көндә – музей ди­ректорының урынбасары, ул кадрлар һәм оештыру эшләре белән шөгыльләнә, ул туйлар уздырырга, рус гүзәле булып киенеп туристларны каршы алырга, аларны чәй белән сыйларга, уңган хатын һәм әни булырга да өлгерә.

    Музей хезмәткәре булу – ул артист булу дигән сүз. Театральләштерелгән тамашалар Тәтеш ягы тарихы музееның һәм Балыкчылык тарихы музееның  йөз таныкламаларының берсе булып тора. Эшләү вакытында Анастасия крестьян кызы, Су Анасы, Алтын Балык... булган. “Балалар белән эшләү күбрәк ошый, һәм алар миңа эчкерсез хисләр белән җавап кайтаралар”, – ди ул.  Яңа елны бик ярата икән, әлеге бәйрәмне әкиятнең бер өлеше, дип саный. Музей – серләр һәм табышмак­лар белән тулы урын. Биредә Анастасиянең яраткан сәүдәгәрләр залы бар. “Анда ниндидер аерым бер җылылык бөркелә”, – дип саный ул. Долгая Полянадагы Молоствовлар утарындагы тынлыкта кыз сәгатьләр буе утырырга һәм үзенең ниндидер уй-теләкләре хакында фикер йөртергә мөмкин. Музейда эшләр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында аның үз фикере бар: “Миңа калса, кеше иҗади, хәтере яхшы, башкалар белән аралаша белә торган булырга тиеш, чөнки төрле кешеләр килә. Кайвакытларда хәлне җайга салып җибәрергә туры килә. Шулай ук аерым бер түземлек тә кирәк, чөнки бездә актив тормыш агымы”.

    Анастасия бүгенге көндә үзенең тормышын башкача итеп күрә дә алмый, аның өчен үзенең шатлыклары һәм кыенлыклары булган музей тормышыннан да кадерлерәк берни юк. Ул – башкаларга охшамаган, киң күңелле Настенька, хәзер инде олыгайса да, Яңа елны көтеп ала, балаларны ярата һәм тылсымга ышана.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: