Мин икмәк алып кайта, ә энем шатлыгыннан биеп җибәрә иде
Тыл хезмәтчәне Анастасия Портнова сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты
Шәһәрле Анастасия Портнованың җилкәсендә – авылдагы ач-ялангач балачакны, Бөек Ватан сугышының авыр елларын һәм дистәләрчә еллар башкарылган намуслы хезмәтне үз эченә алган илнең бер гасырлык тарихы.
98 яше тулган шәһәрленең сөйләгәннәре – Җиңүне фронтта гына түгел, тылда да яулаган буынның җанлы хәтере.
Анастасия Тимофеевна 1928 елда Чинчурино авылында туган. Әнисе аны ат абзарында тудырган - авыл Советына барырга вакыты да, хәле дә булмаган. Хатын-кызның белеме булмаган, саннарны да юньләп белмәгән. Кызының тууын яздырырга бары тик дүртенче көнне генә барган. Шулай итеп Настяның ике рәсми туган көне барлыкка килгән: фактта – 15 май, ә паспорт буенча – 18 май.
Гаилә ярлы яшәгән. Өлкән апасы сугышка кадәр үк Горькийдагы апалары янына киткән, ә өйдә әти-әнисе белән Настя, кечкенә сеңлесе һәм тугыз яшькә кечерәк энесе Анатолий калган.
Сугыш башланганда Анастасиягә ундүрт яшь булган. Ул Чинчурино мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлаган булган. Тырышып укыганлыктан, имтиханнарсыз гына педучилищега керергә хыялланган.
Кырык беренче елның җәендә тормышы “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га бүленгән. Чинчурино халкы көн саен диярлек улларын, ирләрен, әтиләрен һәм абыйларын фронтка озаткан. Анастасиянең дә әтисе киткән. Ул Казандагы җыелу пунктында аның белән булган авыр очрашуны хәтерли – яраткан кешесен кабат кочаклап калу өчен ул анда ашлык төягән олауга утыртып алып баруларын үтенгән.
Икмәкне ул вакытта ахырына кадәр җыеп өлгермәгәннәр. Ир-атларны алып киткәннәр, шулай ук атларны да. Кырлар ярымбуш калган.
Тылда кыш коточкыч булып тоелган. Черек бәрәңге ашаганнар, аңардан коймак пешергәннәр. Җәен үлән белән җан асраганнар. Анастасия Тимофеевна әле дә сугыш елларындагы балачак михнәтләрен хәтерли:
– Кызлар белән җыелышабыз да, сыерлар йөри торган чокырларга бара идек. Анда кузгалаклар үсә иде. Аларны чистартабыз, сабагы йомшак, ашарга тәмле иде. Ә яфраклары терлеккә китә иде. Тагын кыргый суган җыйдык. Шуның белән яшәдек тә, – ди Анастасия Тимофеевна.
Гаиләне ачлыктан коткару өчен уналты яшьлек кыз эшкә урнашкан. 1944 елның гыйнварында аны район башкарма комитетының статистика исәбе бүлегенә (РСУ) алганнар. Колхозчыларга эш хакы түләмәгәннәр, эшчәнлек хезмәт көне буларак исәпләнгән, шуңа күрә шәһәрдәге вазифа чын коткаруга әйләнгән.
Эш авыр булган. Ерак авылларга җәяү барган –транспорт булмаган. Юньле аяк киеме дә булмаган.
– Басу капкасына кадәр яланаяк барасың, аякларны елгада юып аласың һәм аннары туфлиларны икясең. Кайтканда – саласың, – дип искә ала хатын-кыз.
Һәр ял көннәрендә Настя әнисенә һәм балаларга кадерле паек – эшче карточкасы буенча икмәк буханкаларын (400 грамм булганда хезмәткәрләр өчен 600 грамм) кайтарырга тырышкан.
– Энем мине һәрвакыт каршы ала иде, – ди калтыранган тавыш белән хатын-кыз, ә күзләренә яшьләр тула. – Аның белән яшь аермабыз тугыз ел. Ул бөтенләй кечкенә иде. Авыл тегермәне яныннан мине күрүгә –тәрәзәгә сикереп менә, “Настя кайтып килә!” дип кычкыра. Һәм сикергәләп каршыма йөгерә. Беренче соравы: “Настя, ипи алып кайттыңмы?” Аның кулына бер буханка икмәк тоттырам, ул бии-бии бара һәм ипинең кибән башый ашый...
Үзенең хезмәт хакын кыз һәрвакытта әнисенә биргән – он алырга, аңардан әнисе ризыклар пешергән. Үзенә эш карточкасын гына калдырган. Ә дус кызлары аңа үзенә берәр аяк киеме яки кием сатып алырга киңәш иткәч: “Туганнарым ач торганда, мин яңа кием киеп йөримме?!” – дигән.
Җиңү турында тәтешле эштә, район башкарма комитетында белгән. Радиодан Левитан тавышы булганмы яки кемдер хәбәр итеп җиткергәнме – Анастасия Тимофеевна монысын инде хәтерләми. Шул ук кичне бинада бәйрәм оештырганнар, табын көйләгәннәр. Әле тагын һәр хезмәткәргә икешәр килограмм ат ите биргәннәр. Озак еллар алабута һәм черек бәрәңге белән тукланганнан соң, ит күрелмәгән деликатес булып тоелган.
Озак та үтми әтисе дә кайткан: яраланган, контузия алган, сугыш тәмугы үткән килеш. Аның сөйләве буенча, башына кыйпылчык эләккәч, ул санитар частькә пулялар сызгыруы астында барган. Сугыш турында сөйләргә яратмаган, бары тик бер нәрсәне кабатлаган: иптәшләре бер-бер артлы егылган, ә ул барган.
Сугыштан соңгы еллар тынычлык һәм шәхси бәхет алып килгән. Тәкъдир Анастасияне Тәтеш кинотеатрында көтеп торган. Булачак ире Николай сугышларны үтеп, аягы яраланган килеш кайткан һәм фронттан соң киномеханик булырга укыган. Күчмә җайланма белән кино күрсәтергә килгән. Настя яшәгән фатир хуҗасының туганының кызы кассир булып эшли торган булган.
– Ул миңа башта ошамады, – дип елмая хатын-кыз. – Ә аннары, якыннан белгәч, аның нинди икәнен күрдем. Яхшы кеше иде ул, гади. Туйны тыйнак гына үткәрдек, аның әти-әнисе белән яши башладык. Озак еллар каенанам белән бер түбә астында яшәдем, аңардан бер тапкыр да начар сүз ишетмәдем, – ди елмаеп Анастасия Тимофеевна.
Ир белән хатын ике бала тәрбияләп үстерәләр – улы Владимирны һәм кызы Валентинаны.
Анастасия Тимофеевнаның бөтен хезмәт биографиясе кинотеатр белән бәйле. Башта кассада эшләгән, аннары бухгалтериягә күчкән. Профильле белеме булмаган – барысына да үзе өйрәнгән, төннәрен ведомостьлар һәм салымнарны карап. Аңа кешеләргә хезмәт хакын исәпләүне ышанып тапшырганнар. Өлкән бухгалтер булу тәкъдименнән озак вакытлар баш тарып килгән: әгәр тикшерү килсә, бөтен авырлык аңа төшәчәген аңлаган. Шулай да соңгы елларда өлкән бухгалтер булып эшләгән, коллективның хөрмәтен казанган.
Бүгенге көндә Анастасия Портнованың гаиләсе ишле: биш оныгы, алты оныкчыгы һәм оныкчыкларының сигез баласы бар. 80 яшьтән узган улы Владимир үзе ярдәмгә мохтаҗ, шулай да әнисенә килеп китәргә тырыша. Социаль хезмәткәр ярдәм итә.
– Әкрен генә яшим, – ди тыл хезмәтчәне. –Үземә ашарга пешерәм, җыештырам. Керне машина белән юам, шулай башкарып чыгам. Безнең буын язмышка зарланмаска күнеккән.
Ул иске фотоларны сакчыл гына карый. Саргайган сурәтләрдә – елмаеп торучы малай Толя, кырыс карашлы сбруйчы әтисе һәм исән калырга, Җиңүне көтеп алырга теләгән яшь кыз Настя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев