Михнәтне күп күргән
Иоково авылында яшәүче Раиса Матюшина тыл хезмәтчәне Мария Косованың истәлекләрен район газетасы редакциясе белән уртаклашты.
Исән чакта Мария Косова болай дип сөйләгән булган:
– Мин 1930 елның 9 августында Иоково авылында туганмын. Мәктәптә укыганда 1933 елгы энем Николай һәм 1936 елгы сеңлем Анна бар иде. Сугышка кадәр үк, колхозлар оештырылган чорда, безнең гаилә җитеш дип саналды. Ике сыерыбыз, ике ат, сарыклар, тавыклар бар иде. Бабам белән әтинең 30 оя бал корты булган умартачылыгы бар иде. Безнең гаилә хезмәт сөючән һәм тырыш булды, барысы да таңнан төнгә кадәр хезмәт куйды. Ләкин 1937 елда бабаебыз Афанасий Максимович Храмовны һәм әтиебез Анисим Афанасьевичны кулак дип кулга алдылар һәм лагерьларга җибәрделәр. Безне, балаларны, әниебез белән үз өебездән куып чыгардылар. Шул вакыттан башлап безнең өчен авыр чорлар башланды. Сугыш башланганда без землянкада яшәдек, җиребез юк иде. Безгә мал-туар асрарга ирек бирмәделәр. Киң күңелле авылдашларыбыз ярдәм иттеләр, ачлыктан үләргә бирмәделәр. Бабаебызны сугышка кадәр атып үтерделәр, а Мәскәүдә төрмәдә утырган әтине фронтка, штраф батальонына җибәрделәр. Без аңардан бер хат та алмадык, ул сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булгандыр, мөгаен. Ә без, булдыра алганча, исән калырга тырыштык. Сугыш елларында әниебезнең безне ничек саклап кала алуы әле дә башыма сыймый. Үзенең өч баласыннан тыш, ул иренең апасының ятим калган кызы – Клавдияне дә гаиләгә сыендырды. Без, бала-чагалар, кулыбыздан килгәнчә өлкәннәргә булыштык: басуда башак җыйдык, балалар карадык, кул белән ашлык басуларын утадык.
Сугыш башланганның икенче елында безгә землянкадан хуҗасы вафат булган иске өйгә күчәргә мөмкинлек чыкты. Әмма иң суык чакта өйнең түшәме ишелеп төште, без хәрәбәләр астыннан көч-хәлгә чыктык. Бу вакытка сугышта яраланган һәм контузия алган фронтовик Семен Борисов кайткан иде, ул безнең бәхетсез гаиләбезне кызганып, өебезне төзекләндереп бирде. Шунысын да өстәп әйтәсем килә, сугыш вакытында безнең гаилә башкаларга карый аеруча да иза чикте, чөнки без халык дошманнары гаиләсе әгъзалары булып саналдык (бабаебыз һәм әтиебез шулай саналганга). Әниебез ничектер өч тавык таба алды, без аларны мич астына яшерә идек. Ләкин җирле хакимият бездә тавыклар барлыгын белеп алды. Алар безгә килеп, тавыкларны мич астыннан сөйрәп чыгардылар һәм алып киттеләр. Шулай ук бакчада үскән бөтен бәрәңгене дә алып киттеләр. Әниебез идән астын ике катлы итеп ясаган иде. Шул рәвешле бәрәңгенең бер өлешен үзебезгә саклап кала алдык.
Сугыш вакытында безнең өлешкә тигән авырлыклар һәм җәфалар турында чиксез сөйләргә була. Сугыштан соң да әле гаҗәп авыр шартларда җимерелгән илне торгызырга туры килде.
1946 елда мине, 16 яшьлек кызны, яшемә тагын 2 ел өстәп, агач кисәргә җибәрделәр. Урюм урманнарыннан башлап Югары Тарханга кадәр без агач әзерләдек. Иптәш кызым Евдокия Колбасова белән бергә булдык. Икенче елны безне, 10 кешене, Молотов шәһәренә, тагын агач әзерләүгә җибәрделәр. Олы Тарханнан Буага кадәр конвой астында, җиңелчә киемдә, чабаталар кигән килеш җәяү бардык. Елга буйлап, пычракта (карлы пычрак) Буага барып җиттек, ә конвойчылар атларда иде һәм безне мал сыман куып бардылар. Моның барысын да искә төшерүе авыр. Барысына да кыен булды, илебезнең ничек бирешмәвен бер Аллаһ кына белә.
1951 елда авыл егете Василий Косовка кияүгә чыктым, аны 9 айдан армиягә алдылар. Мин авырлы калдым. Ул өч ел хезмәт итте. Безнең биш балабыз туды. Миңа иремнең һәм ике улымның үлем хәсрәтен кичерергә туры килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев