Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Сәламәтлек саклау легендасы

Александр Дубровский трактор запас частьләре заводы хезмәткәреннән Россиянең атказанган табибына кадәрге юл үткән.

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины Александр Дубровский – үзенчәлекле шәхес: аның тормыш юлы – үз һөнәреңне яратуның мөһим үрнәге.

Ул 1946 елның 8 мартында Чуашия АССР­ның Ядрин шәһәрендә туа. Аның балачагы да нәкъ менә шунда, Сура елгасы буенда, иске шәһәр үзәгендә уза.
Үзенең әбисе Ефросинья Юхтанованы ул аеруча җылылык белән искә ала, гәрчә әбисе бик кырыс һәм таләпчән булса да.
– Мәктәптә укыганда мин гуманитар фәннәрне яраттым, китапларны йоты­лып укый идем. Электр булмау сәбәпле, төн­нәрен шәм яктысында укырга туры килде. Футбол уйнарга яраттым, ләкин бакчадагы мичкәләргә су тутырмыйча торып, әбием мине чыгармый иде. Колонка ерак булмаганлыктан, мин аларны тизрәк тутыру өчен өч чиләк бардым: икесен – көянтәгә, берсен кулга ала идем, – дип искә ала Александр ­Владимирович.

СТУДЕНТЛЫК
Сигез сыйныфны тәмамлагач, 1961 елда ул Чабаксардагы электромеханика технику­мының “Металлны салкын ысул белән кисеп эшкәртү” бүлегенә укырга керә. Соңгы курста Александр Владимирович заводта практика да үтә, шуңа күрә яшь белгечнең предприятиедә калачагына җитәкчелекнең дә, коллективның да шиге калмый. Шулай килеп чыга да: ике ай үтүгә үк аны мастер итеп билгелиләр, ә аның кул астында инде зур тәҗрибә туплаган белгечләр эшли башлый.
Яраткан апасы Дусяның күкрәк бизе яман шешеннән кинәт кенә бакыйлыкка күчүе, ә аннары абыйсы Николайның онкологиядән вафат булуы Александр Владимировичны нык тетрәндерә. Якын кешеләрен югалту яшь егетне медицина юлын сайларга, кеше гомерләрен коткарырга кирәк дигән фикергә этәрә.
Язмышын сынап карарга теләп, ул пароходта Идел буйлап Казанга юл тота. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, 1968 елда Казан медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Монда ул тиз арада иҗтимагый эшчәнлеккә чума: комсомол комитетына сайлана, мәдәният оештыручысы (культорг) итеп билгеләнә. Нәкъ менә бу чор студентларның төзелеш отрядлары активлыгы белән бәйле. Медицина институтының комсомол комитетында бу эшчәнлек өчен Александр Дубровский җаваплы була.

– Тәтеш җиренә мин беренче тапкыр 1969 елда студентлар төзелеш отряды катнашучысы буларак килдем. Без Нармонкада махсус хуҗалык – дуңгызчылык комплексы төзедек. Вертолет заводының ял базасын төзү эшләре өчен сигез кешене, шул исәптән мине дә, утрауга җибәрделәр. Безне төшереп калдырдылар, һәм иң беренче күргәнебез – бик күп кара еланнар булды. Бездә ике ящик майлы салака балыгы, күп итеп яшел суган һәм берничә ипи бар иде. Бер атнага безнең хакта оныттылар, һәм без бу вакыт дәвамында суган һәм кара ипи белән салака ашап яшәдек, – дип искә ала Александр Владимирович.

1970 елда ул инде 80 кешедән торган “Вита” студентлар төзелеш отрядына җитәкчелек итә һәм шул ук вакытта аны Тәтешкә алып кайта. Биредә ул КПССның Тәтеш район комитетының беренче секретаре Федор Хохлов һәм район башкарма комитеты рәисе урынбасары Геннадий Королев белән таныша.

Александр Владимирович хатыны Мәрь­ям Юныс кызы белән танышуын аеруча җылылык белән искә ала:

– Комсомол район комитетына килүебез турында хәбәр итәргә кердем. Беренче секретарь ялда иде. Аның вазифасын икенче секретарь башкара иде. Кабинетка керсәм: бер кыз утыра, шундый арык кына, күзләре кап-кара. “Мин отряд командиры Саша Дубровский”, – дим. Үземнең тамагым бик ачыккан иде, ашарга берәр нәрсә юкмы дип сорадым. “Кыяр, икмәк, тоз, чәй бар”, – диде ул. Бу кыз Мәрьям Хисаметдинова иде. Без аның белән 1971 елның гыйнварында Тәтештәге “Волга” ресторанында туй үткәрдек.
1973 елдан Александр Владимирович инде бөтен Идел аръягы отрядлары белән (бу ике ярым меңнән артык студент) җитәкчелек итә. Шул ук вакытта ул Тәтеш районына да даими килеп йөри, анда студентлар отрядлары көче белән терлекчелек биналары, социаль объектлар төзелә.

ИНТЕРНАТУРАДАН СОҢ – ТӘТЕШКӘ
Медицина институтын тәмамлагач, аның Казанның үзендә калу, аспирантурада уку, фән белән шөгыльләнү мөмкинлеге була. Ләкин язмыш башкача хәл итә.

– Мин интернатура үттем, кафедра мөдире Людмила Георгиевна Сватко җитәк­челегендә мәкалә яздым. Бервакыт ул мине кабинетына чакырды. Керсәм, анда Федор Андреевич Хохлов утыра. “Без монда киңәшләштек тә, синең аспирантураң беркая да качмас. Интернатураңны тәмам­лыйсың да – Тәтешкә”, – ди ул миңа. Бер­ничә елдан соң гына белдем: ул мине киләчәктә Тәтеш районының сәламәтлек саклау тармагы җитәкчесе итеп күргән булган икән. Бу вакытта Казанда Мәрьям белән безнең тулай торакта бүлмәбез булса да, кечкенә кызыбыз Анюта үсеп килсә дә, 1975 елның көзендә без Тәтешкә кайттык. Ленин урамындагы агач бинаның бер ягыннан торак бирделәр, аның беренче катында сөт кухнясы иде. Мин отоларинголог булып эшли башладым, хирургия бүлегендә 10 койка һәм атнага ике операция көнем бар иде. Моннан тыш, тиздән мине баш табибның дәвалау эшләре буенча урынбасары итеп билгеләделәр, шулай ук суд-медицина экспертизаларын да үткәрдем, – дип искә ала Александр Владимирович.

1979 елда Тәтеш КПСС райкомының беренче секретаре Михаил Офицеров аны райбашкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасына тәкъдим итә. Александр Владимировичны яңа вазифага күтәргәндә, ул, мөгаен, табибның Казахстан балаларын коткарудагы фидакарьлеген дә исәпкә алгандыр. Бу моңсу тарих өлкән буынга яхшы таныш: 1978 елның декабрендә Иделдә, Долгая Поляна авылы янында, мәктәп балалары белән фаҗига була. Коткару операциясен оештырган өчен Александр Дубровский Казахстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Яшь табибны пациентлар яратып өлгерсә дә, хезмәте үзенә ошаса да, Александр Владимирович райбашкарма комитеты рәисе урынбасары булырга ризалаша.

– ТАССРда беренче тапкыр медикны пар­тия-хуҗалык эшенә билгеләделәр. 70нче еллар ахырында Тәтеш хастаханәсе бинасы һәм башка корылмалар бик искергән, агачтан иде, яңа стационар төзү кирәклеге туды. Дөрес, моның өчен башта канализация сис­темасын, насос станциясен, чистарту корылмаларын төзеп чыгарга кирәк иде. Михаил Андреевич Офицеров җитәкчелегендә штаб төзелде, мин һәм Әсхәт Гасимович Гасимов урынбасарлар булдык. Шулай ук хуҗалыкара совет та оештырылды. Акча юк иде, чөнки стационар планлы объект саналмады, аны төзүдә колхозлар ярдәм итте. 1983 елда корпус әзер иде инде, – ди Александр ­Владимирович.

1984 елда ул Тәтеш үзәк район хастаха­нәсенең баш табибы итеп билгеләнә. Бу вазифада ул Олы Тархан авылындагы участок хастаханәсе комплексын файдалануга тапшыруга ирешә, кер юу урыны, ашханә блогы, бала тудыру йорты өчен аерым кер юу урыны, складлар, табиблар өчен ун йорт һәм  башка кирәкле объектлар төзелә.

1990 елда, РСФСР халык депутатларын сайлау кампаниясе башлангач, аңа райкомнан шалтыратып, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең аның кандидатурасын тәкъдим итүен хәбәр итәләр. РСФСР Югары Советына сайлангач, Александр Владимирович Югары Советның сәламәтлек сак­лау комитеты, аграр комитет һәм күп кенә галим-медиклар белән бергә медицинадагы финанс кытлыгы аркасында килеп чыккан авыр кризистан чыгу юлларын эзләү белән шөгыльләнә башлый.

“Миңа бу гвардияне Аллаһы Тәгалә җибәрде”

– 1993 елдан башлап ике ел дәвамында Тәтеш районының медицина хезмәткәрләре авыл халкына үткәрелгән профилактик караулардан канәгать булуына скрининг ясады. Моннан тыш, без авыл халкының гомуми үлем-җитем күрсәт­кечләрен һәм аның структурасын, беренчел инвалидлыкка чыгуны, шул еллардагы авыруларны һәм аларның таралуын, халыкның җенесен-яшь составын өйрәндек. Ниһаять, профилактик карауның бердәм картасы әзерләнде. Россиядә ничек булгандыр, белмим, аның каравы республикада мондый карта төгәл беренче иде.
Алга таба, үзәк район хастаханәсенең эчке резервлары исәбенә, кирәкле медицина җайланмалары һәм аппаратурасы белән җиһазландырылган даими эшләүче күчмә мини-поликлиника булдырылды. Төркем сос­тавына төрле профильле табиб-белгечләр керде. Без табиб-шәфкать туташлары бригадалары белән авыл халкына тулаем медицина тикшерүе үткәрдек. Гәрчә табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, лаборантлар өчен бу искиткеч кыен, авыр, хәлне ала торган эш булса да. Табиблар кайчак көненә 80гә кадәр кеше кабул итте. Без райондагы 18 яшьтән өлкәнрәк барлык хатын-кызларга 100 процентлы цитологик скрининг керттек. 

Без авыл халкы арасында профилактик тикшерүләрнең нәтиҗәле моделен булдырдык. Бу исә авыруларның чынбарлыктагы таралышын ачыкларга мөмкинлек бирде, ә ул хастаханәгә мөрәҗәгать итү күрсәткечләреннән берничә тапкыр югарырак булып чыкты. Безнең эшчәнлек Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан координацияләнде һәм министр Камил Шагарович Зыятдинов тарафыннан шәхсән хупланды. Ул Тәтеш моделен бөтен республикада авылларның сәламәтлек саклау эшен оештыру өчен нигез итеп алырга тәкъдим итте. 15 елдан соң, районыбыз тәҗрибәсе халыкка өлкәннәр өчен өч елга бер тапкыр үткәрелә торган диспансеризация рәвешендә кайтты.

2003 елда башкарылган хезмәтләр өчен ТР Президенты Минтимер Шәймиев кулыннан фән һәм техника өлкәсендәге ТР Дәүләт премиясен алдым. Соңрак безнең хезмәтне Россия Президенты Владимир Путин да бәяләде, 2004 елның 29 ноябрендә миңа “РФның атказанган табибы” дигән исем бирелде. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем: Валерий Егоров, Рафаэль Низамов, Назымгөл Җәләлетдинова, Вил Җәгъфәров, Галина Горланова, Татьяна Тимофеева, Ләлә Рәхмәтуллина, Дания Фәткуллова, Равил Мөбәракшин, Галия Мөбәракшина, Әлфия Шагаева һәм башкаларны билгеләп үтәсем килә. Миңа бу гвардияне Аллаһы Тәгалә җибәрде һәм без дөньяны үзгәрттек, – ди Александр Владимирович.

2006 елда аны Тәтеш районы башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. Бу вазифада ул сигез ел хезмәт куя, шуннан соң Тәтештәге Халыклар дуслыгы йортына җитәкчелек итә, шулай ук Тәтеш үзәк район хастаханәсендә баш табибның оештыру-методик эшләре буенча урынбасары булып эшли.

– Минем юлым район халкы өчен җаваплылык һәм үз эшеңә тугрылык билгесе булган кешеләрнең исемнәре белән тыгыз бәйләнгән. Мин Федор Андреевич Хохлов, Михаил Андреевич Офицеров, Әсхәт Гасимович Гасимов белән бергә эшләгән чорларны олы хөрмәт белән искә алам. Рифкать Ямалетдинович Хисаметдинов, Марат Галимҗанович Фазлыев, Петр Александрович Чекмарев, Мөхәррәм Мансурович Ибәтов, Валерий Сергеевич Чершинцев кебек җитәкчеләрнең район тормышына керткән өлеше бәяләп бетергесез. 

Инфраструктура үсеше турында сөй­лә­гәндә, без тыгыз элемтәдә эшләгән җи­тәкчеләрне: Николай Васильевич Гришин, Валентин Данилович Хохлов, Николай Кондратьевич Евсеев, Иван Васильевич Лисовны искә алмый мөмкин түгел – болар төзүче һәм иҗат итүче чын хезмәт кешеләре. Минем тормышымның аерым бер чоры 2006 елда башланган депутатлык эшчәнлеге белән бәйле. Нәкъ менә шул вакытта язмыш мине Рәмис Хатыйпович Сафиуллов белән очраштырды. Ул һәм Илдар Флерович Сөләйманов һәрвакыт депутатлар корпусының иң якты вәкилләре булдылар һәм шулай булып калалар да. Без аларның фикеренә колак салдык, иң катлау­лы мәсьәләләрне хәл иткәндә аларның нык­лы позициясенә таяндык, – дип билгеләп үтә Александр Владимирович. – Хезмәт – ул һәрвакыт гаиләдән башланган коллектив тарихы. Республика җитәкчелегенең минем гаиләмнең районны гына түгел, ә бөтен Татарстанны үстерүгә керткән өлешен югары бәяләве белән чын күңелдән горурланам. Хатыным Мәрьям Юнысовна ТРның атказанган укытучысы булды, кызым Анна – ТРның атказанган табибы, улым Тимур – ТРның атказанган юристы. Оныгым – Татарстан Рәисе аппаратында, оныкчыгым Татарстан китап нәшриятында эшли.

2018 елда Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы тантаналы чарада Александр Владимировичка “Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы” исеме бирелде. Һәм чынлап та, ул – легендар шәхес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев