Сугыш аның балачагын тартып алган
Зур Әтрәч авылыннан Альбина Гомәрова Бөек Ватан сугышы елларында кичергән михнәтләре турында әрнеп искә ала.
Ул – иң авыр тормыш сынауларын узган буын вәкиле.
– Кыенлыкларны күп күрсәк тә, үзәгебез нык булды, без сугыш вакытларындагы авырлыкны, шул чактагы сынауларны исән-сау үтә алдык, – ди язмам герое.
Альбина Зарифулла кызы 1935 елның 5 гыйнварында Кече Әтрәч авылында якты дөньяга аваз сала. Әтисе сугышка киткәндә аңа 5 яшь була. Әнисе Саимә апа өч бала белән тормыш арбасын берүзе тарта. Көне-төне колхозда эшли. Ачлыкны-ялангачлыкны, сугыш афәтләрен, авырлыкларны күп күргән алар. Альбина гаиләдә олы бала булганлыктан, бик тиз кул арасына керә. Өйдә булдыра алганча барлык эшләрне башкарырга туры килә аңа. Энесе белән сеңлесенә күз-колак булып, алар да аның карамагында була. Әтисенең 1943 елның 20 сентябрендә яу кырында һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Кайтыр дигән өмет өзелә, таяныр кешеләре калмый аларның, барысын да үз көчләре белән булдыралар.
– Бик авыр елларны үз башыбыздан кичердек. Хәтта мич кабызырга шырпы да юк иде. Кемнең уты бар, мичне элдереп җибәрергә күмергә дип шунда бара идек. Ашарга ризык булмады. Черек бәрәңгеләр җыеп тамак ялгаган чакларны онытырлык түгел. Кырга башак җыярга бара идек. Безне атка атланган кыр саклаучылар куалыйлар иде. Алабута да ашадык, шөкер, исән-сау калдык. Ул чакта кешеләр ничектер ярдәмчел, бердәм булды. Бер кисәкне берничәгә бүлешкән чаклар да булды, – дип сөйли үткәннәре хакында Альбина Гомәрова.
Ул лабогрейкада да, самоходный комбайнда, агулау комбайнында, фермада да, өч ел торф чыгаруда да эшли. Аннан кайткач, колхоз фермасында сарыклар да, бозаулар да карый, сыерлар да сава. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, эшләмәгән эше калмый. Аларның куллары аша бер көндә ничәмә-ничә тапкыр чиләк, көрәк, сәнәк хезмәте башкарыла.
– Комбайн бункерыннан икмәкне үгезләр җигелгән арбаларга бушата идек. Ындыр табагында да, амбарларда чәчүлек агулауда да, кырда чөгендер эшкәртүдә һәм көзен аны алуда да эшләдем. Салкыннар башлангач, кул бармаклары һәм аяклар тоймаслык булып өшеп туңа иде. Өскә кияргә дә юньле кием булмады. Нужаны күп күрдек инде, – ди авыр сулап Альбина әби.
Хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә, ашыкмыйча гына сөйли ул. Тавышы көр булса да, кайчак калтыранып китә, күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртеге тирән җыерчыклар эченә кереп югала. Авыр, бик авыр аңа җан яраларын кузгатып, шомлы сугыш еллары турында сөйләү.
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көткән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала.
Альбина Гомәрованың балачак, яшьлек елларын гаилә тормышы алыштыра. Чибәр кыз 1960 елда Зур Әтрәч егете Рәшиткә кияүгә чыга.
– Мине җигүле ат белән килеп алдылар. Өйдән чыгып китеп, зиратлар янына кадәр төшеп, шуннан утырып кайтып киткән идем. Килен булып төшкәндә төп йортта каенана белән Рәшитнең ике кыз туганы бар иде. Өченчесе читтә яши иде инде. Монда килгәчтен дә бик күп эшләдем. Колхоз идарәсендә җыештыручы да булдым. Аннары фермада сыерлар саудым. Кайда кушсалар, шунда бардым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Альбина һәм Рәшит Гомәровлар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Иренең вафатына 19 ел булган.
– Балаларым кайталар, барысын да эшләп, ярдәм итеп торалар. Барысы да үз гаиләсе белән яши, – ди хезмәт ветераны балалары белән горурланып. – Зур Әтрәч авылы кешеләре бик ярдәмчел, эш сөючән, мәрхәмәтле.
Аның әйтүенчә, зур кирпеч йортны аларга энесе Рәшит төзегән. Хәзер ул да исән түгел икән. Каенанасын да, авылдагы ялгыз карчык – Хәйриҗамал апаны да карап-тәрбияләп, соңгы юлга озаткан. Кыскасы, аның күңеле гел игелектә.
Юлда чакта Альбина әби сөйләгәннәрне уйлап кайттым. Без бәхетле чорда яшибез. Балалар заманча, якты мәктәпләрдә укый, белем ала, үзебез яраткан эш белән шөгыльләнәбез. Өлкән буын күргән авырлыкларны беребезгә дә күрергә язмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев