Ул авыр тормыш сынаулары аша узган
Олы Тормы авылында яшәүче Нурия Вәлиуллина Бөек Ватан сугышы елларында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган кешеләрнең берсе.
Нурия Абдулла кызының балачагы, яшьлек еллары утлы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән.
Бу фидакарь кешеләр иртә таңнан кырларда, урманда һәм шахтада эшләп, сугыш җимергән хәрәбәләрне торгызып, әтиләрен, абыйларын һәм газиз туганнарын зур сабырлык белән көтеп, тылда көне-төне тир түгеп эшләп Җиңүне якынайтканнар.
Нурия Абдулла кызы 1930 елның 25 августында Тәтеш районының Олы Тормы авылында крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда энесе Госман якты дөньяга аваз сала. Ул туганнан соң, 2 атна үткәч, әтиләре озакка сузылган каты авырудан вафат була, ә әниләре Фатыйма тол кала. Ул тормышны алып бару өчен колхозга эшкә чыгарга мәҗбүр була, ә Нурия җилкәсенә зур җаваплылык төшә – энесен тәрбияләү.

Җиңү хакына хезмәт
Кыз иртәдән кичкә кадәр зарланмый эшли. Ә кемгә зарланырга?.. Вакыты шундый була. Йорттагы эшләрне дә хәленнән, көченнән килгән кадәр башкарган. Көче ныгып җитмәгән булса да һәр нәрсәне эшләргә тырышкан. Буй җиткәч инде колхоз кырларында өчәр гектар борчак та чапкан, чөгендер дә эшкәрткән, кошчылык фермасында да, башка хезмәтләрдә дә эшләгән, колхозда сарык һәм сыер көтүе дә көткән, әле тагын юл салуда да катнашкан.
– Юлга түшәр өчен чокырдан таш ташый идек. Сугыш вакыты иде ул чакта. Шуны гомердә дә онытасым юк. Аннары фермада сыер савучы булып эшләдем. Унсигез сыерны кул белән саудым. Азык ташу да, су һәм салам, печән ташу да, асларын чистарту да, сөтне чиләкләп ташу да кул хезмәте белән башкарылды. Хәтта флягаларны да күтәреп чанга салган чаклар булды. Фермада бозаулар да карадым. Аннары медпунктта егерме ике ел санитарка булып хезмәт куйдым.
Анда да кыенлыклар күп булды. Мичкә ягарга утын булмый иде. Иртәнге сәгать өчтә төшеп медпунктны җылытып куя идем. Шәфкать туташы булмаган вакытларда укол да кадарга, хәтта бер хатын-кызга бала да тудыртырга туры килде. Авыр эш белән балачакны, үсмер чорны, яшьлекне күрмәдек тә диярлек. Шулай да ул вакытларның күңелле һәм кызыклы чаклары йөрәкнең бер читендә саклана. Ни дисәң дә, әти-әни кочагында яшәгән бәхетле минутлар бит инде ул... Ә инде ашауга килгәндә, туйганчы кычыткан белән кузгалак та эләкмәде безгә. Ачлык-ялангачлык үзәккә үтте. Өскә киергә кием юк иде. Бер күлмәкне кичтән юабыз да, иртән алып киябез. Менә шулай яшәдек, – ди берникадәр ямансулап тыл хезмәтчәне.
Нурия Вәлиуллина авыр еллар булуга карамастан, авыл мәктәбендә җиденче сыйныфка кадәр укыган. Хыяллары күп булса да, михнәтле еллар аларны чәлпәрәмә китереп үзгәрткән.
Җир астында калып, яшәү белән үлем арасында
Тыл хезмәтчәне торф чыгаруда да хезмәт куйган. Эштә чакта ничек итеп өстенә җир ишелеп, шунда күмелеп калуын йөрәк әрнүе белән искә ала.
– Ул чакта бөтен гәүдәм имгәнгән иде. Хастаханәдә ике ай яттым. Гомерем бетмәгән булгандыр инде. Торф ишелеп җир астында калганмын. Соңыннан кешеләр сөйләгәнчә, мине югалтканнар, эзли башлаганнар, бер җирдән дә таба алмаганнар. Үзебезнең авылның Хәбибрахман исемле ир-ат җирдән бер чүпрәк кисәге күреп алган. Шуны куллары белән казый башлагач, ул мин булып чыкканмын. Мин инде бөтенесе белән бәхилләшеп чыктым ул чакта, исән кала алмам, үлемем шушында икән, мине монда күрүче дә булмас, тереләтә күмәләр икән инде, дип уйладым. Чыгарганда аңымда булмаганмын. Шуннан хастаханәгә илткәннәр. Табиблар дәваладылар, аннан савыгып чыктым. Шулай итеп, исән калдым. Ул вакытта барысына да авыр булды, әмма кешеләр бирешмәде. Ярдәмләшеп яшәдек, – дип үткәннәре белән уртаклашты Нурия Абдулла кызы.
Күптән көтелгән тынычлык
Сугыш тәмамланып, Җиңү шатлыгын кичергән минутларны тыл хезмәтчәне бик хәтерләп бетерми.
– Бик сөендек инде илгә тынычлык килгәч, – ди ул. – Һәр елны 9 Май алдыннан күп итеп бүләк-күчтәнәчләр китерәләр, – дип тә өстәп куйды тыл хезмәтчәне, хөрмәт күрсәткән җитәкчеләргә ихтирам сүзләрен белдереп.
Мәктәп эскәмиясеннән башланган мәхәббәт
1956 ел Нуриянең язмышын төптән үзгәртә. Ул Олы Тормы егете Зәйнуллага кияүгә чыга. Яшьлек хакында сүз кузгаткач, әби балкып китте.
– Без аның белән мәктәптә бер партада утырдык. Ул өй эшләрен, биремнәрне миннән күчерә иде, – ди Нурия әби елмаеп.
Әлеге дуслык олы мәхәббәткә әверелгән. Тугыз ел очрашып йөргәч, яшьләр гаилә корырга булганнар.
– Кичке уенга чыккач Зәйнулла мине урлап алып кайтып китте. Ул чакта йоласы шундый иде. Өйдәгеләр, әти белән әни, белмәделәр дә. Ә менә Зәйнулланың әнисе табын корып көтеп тора иде без кайтканны. Килен булып төшкәндә мине мамык мендәргә бастырып тормадылар, каенанам безгә, яшьләргә, бал белән май да каптырмады. Ул чакта булмагандыр да инде. Безне гади генә каршы алдылар, тантаналарсыз гына. Берничә ай бергә тордык, ләкин тормышыбыз җайлашып китә алмады, озак яшәмәдек, аерылдым. Улым туды. Аны үзем тәрбияләп үстердем, – дип сөйли Нурия Абдулла кызы.
Барысын да үз куллары белән эшләгән
Тора-бара аның тормышы җайга салына башлый. Улы буй җитеп, кул арасына керә. Аның ярдәмчесе һәм терәгенә әйләнә. Эшкә батыр тыл хезмәтчәне үз көче белән йорт салып чыга. Ул чакта улы Равил армиядә хезмәт иткән чак була.
– Йорт нигезенә ташны чиләкләп үзе ташыды. Шул өйне төзер өчен бар көчен куйды. Гомер-гомергә бик эшчән булды. Бер эштән дә куркып тормады, – диде хәл-әхвәлләрен белергә кергән авылдашлары Фәһинур Мөхәммәтҗанова.
Шундый кыенлыклардан соң Нурия әбигә рәхәт тормыш килгән. Улы Равил Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан, җирле хуҗалыкта механизатор булып эшләгән һәм тырыш хезмәте өчен аның фотосы Мактау тактасыннан төшеп тә тормаган диярлек. Ул аннары сөйгән ярын очрата, Кече Тормы авылыннан эшчән Гөлсирәгә өйләнә. Шулай итеп Нурия әбинең кызы да барлыкка килә.
– Без инде кырык сигез ел бергә гомер итәбез, ул чаклар бер мизгелдәй үтеп китте, – дип әңгәмәгә кушылды тыл хезмәтчәненең килене Гөлсирә Вәлиуллина.
Төп байлык – гаилә
Нурия Абдулла кызы бүгенге тормышына шөкер итеп, улы һәм килене гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Акрын гына булса да аякта әле, үз яшенә күрә колагы да ишетә, хәтере дә бар. Сугыш еллары михнәтен күңел әрнүе белән искә төшерде хезмәт ветераны. Ә инде бүгенгесе аның җитеш һәм имин.
– Тормышым, һәр көнем бик рәхәттә уза. Рәхмәт улым белән киленемә, бик тәрбиядә яшәтәләр, – диде тыл хезмәтчәне якыннарына матур теләкләрен җиткереп.
Шушы нигезгә килен булып төшкән Гөлсирә Сафиулла кызы белән дә әңгәмә корып алдык. Ни әйтсәң дә, ул да биредә гомер иткән, каенанасын ихтирам итеп яши.
– Мин бу нигезгә килгәндә әнкәйгә кырык сигез яшь иде. Шуннан бирле инде менә бергә яшибез. Ул чакта әнкәй берьюлы ике урында: колхоз ашханәсендә һәм фельдшер-акушерлык пунктында эшли иде. Келәтләргә дә, ашлык агуларга бара иде. Нинди эшкә кушсалар, бөтенесендә хезмәт куйды. Эшкә батыр булды. Ә инде гомер иткәндә, һәр нәрсәне аның белән киңәшләшеп эшләдек. Ни әйтсәң дә йортта ул өлкән кеше булып тора. Әнкәйгә августта 96 яшь тула. Исән-сау гына булсын, – диде әңгәмәдәшем каенанасы белән яшәгән еллары турында сөйләгәндә. – Хәзер инде үзебез дә олыгайдык, ирем белән мин дә лаеклы ялда. Ике балабыз бар. Аларны үстергәндә әнкәй бик ярдәм итте. Үзебез эшкә чыгып китә идек, балалар аның карамагында булгач, алар өчен борчылмадык. Ышанычлы кулда булуларын, тамаклары тук, үзләре генә түгел икәнен белеп тордык. Моның өчен әнкәйгә без бик рәхмәтле. Хәзер инде кызыбыз Лилия һәм улыбыз Радикның үз гаиләләре, Казанда яшиләр. Өч оныгыбыз бар, аларның уңышларына горурланып яшибез. Карт әбиләренең дә, безнең дә хәл-әхвәлебезне белеп торалар, кайтып йөриләр, кирәк чакта булышалар. Тормышлар җитеш, бөтен нәрсә дә бар. Аларның кунакка кайтуын сөенеп көтеп алабыз. Әнкәй дә йөзгә кадәр яшәсен әле. Бер гасырлык юбилеен каршыларга насыйп булсын.
Бу матур теләкләргә без дә кушылабыз. Михнәтле сугыш елларын, күп авырлыклар кичергән Нурия әби җитеш тормышына шатланып яшәсен дә яшәсен әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев