Ун яшьтән олылар сафында
Бакырчыда яшәүче Гөлфия Якимова сугыш елларының михнәтен үз башыннан кичергән.
Тыл хезмәтчәне Гөлфия Мостафа кызының хәтере, 95 яшь булуга карамастан, яшьләрне дә көнләштерерлек.
Әңгәмәбез аның балачагы, яшьлек еллары, гаилә тормышы һәм бүгенге яшәеше турында барды.
– Сугыш башланганда, миңа ун яшь тулмаган иде. Мин 1931 елның 20 июнендә Бакырчы авылында туганмын. Безнең гаиләдә 90 яшьлек әби, әнкәй, без – балалар идек. Сабыйлардан мин иң зурысы идем. Шуңа күрә миңа кечкенәдән үк эшкә җигелергә туры килде. Ул чакта без, балалар, хуҗалык буенча да, кырда да, фермада да ярдәм иттек – барлык эшне диярлек башкардык. Әнкәйне окоп казырга җибәрделәр. Ул чагында әби йөри алмый, авыру, энеләрем һәм бер сеңелем бар иде. Алар барысы да минем карамакта калды. Әнкәй председательгә калдырыгыз әле, ничек калдырып китим дип барган иде дә, зур кызың бар дип кире борып җибәргән. Ун яшьлек баланы олылар исәбенә керттеләр ул чакта. Шулай итеп, йорт эшләре барысы да миңа өелеп калды. Суны ерактан зур чиләкләр белән ташый идем. Әле авыру әбине дә карап торырга кирәк булды. Укырга да йөрдем, аны да калдырасым килмәде. Аннары йортларга ниндидер солдатларны керттеләр, кемнәр икәнен белмим. Үзебез дә, алар да идәнгә тезелеп йоклый идек. Хәтта басарга да урын калмаган чаклар булды. Шуларга бик ерактан су ташып, ашарга пешердем. Нишлисең, вакыты шундый иде бит, – дип көрсенеп сөйли Гөлфия Мостафа кызы.
Тормышы авыр булса да, мәктәптә җиде сыйныфны яхшы билгеләренә тәмамлаган. Аннары Тәтешкә укырга барган һәм кыенлыклар килеп чыгу аркасында бер айдан укуын ташлап кайткан. 14 яшендә үзеннән берничә яшькә олы кызлар белән бергә аны Тархан урман хуҗалыгына, Долиновкага агач кисәргә җибәргәннәр.
– Бу тормышта бик күп нужа күрдем инде. Аларны сөйләп тә бетерә торган түгел, – ди бер гасырлык гомер юлы узган Гөлфия әби. – Аннары колхоз идарәсендә учетчик булып эшләдем дүрт ел. Тракторчылар курсы чыккач, шунда җибәрмәкчеләр иде. Мин риза булмадым, әнием киңәше буенча, башка авылдашларым белән бергә Пермь краена – Кудымкарга урман әзерләргә киттем. Анда агачларны тракторларга урнаштырып тордым. Кайтып китәр вакыт җиткәндә бер егет белән таныштым һәм озак очрашып йөрмичә, гаилә кордык.
Шуннан яшьләр Донецк шәһәренә китеп урнашкан, яңа тормыш башланган. Гөлфия Мостафа кызы кирпеч заводында, төзелештә ташчы булып эшләгән. Бәла аяк астында йөри диләр бит. Эш вакытында аның өстенә зур плитә төшкән. Аңа инвалидлык биргәннәр. Ләкин ул чагында инде ике бала анасына тормыш йөген тартырга ул акча гына җитмәгән. Ул кабат эшкә чыккан, склад мөдире вазифасын башкарган. Тора-бара күңеле туган ягына тарткан. Алар ире Илдар һәм ике баласы белән Бакырчыга кайтып төпләнгәннәр. Биредә ул хезмәтчәннәрне – колхоз ашханәсендә, ә инде авылга күпер эшләргә килүчеләрне өендә пешереп ашаткан. Кыскасы, эшкә батыр, өлгер, җитез булган. Гөлфия Якимова әбисенә дә, балаларына да, оныкларына да, оныкчыкларына да тәрбия күрсәткән. Бүгенге көндә оныкчыгы Рамил белән гомер кичерә.
– Башта мин аны үстердем, карадым, тәрбияләдем. Хәзер ул мине кайгырта, кадер-хөрмәттә яшәтә, – ди Гөлфия әби. – Ә авылдашларым бик ярдәмчелләр, миңа авыр булганда, алар барысы да булыштылар, җирлек җитәкчелеге дә игътибардан читтә калдырмый, хәлемне белешеп тора, барысына да рәхмәт.
Әңгәмәдәшем авыр еллардан соң шушы тыныч, рәхәт көнне күрә алуына, тормышының җитеш булуына сөенеп яши. Хәер, ачлык-ялангачлык күргән буын зарлана белмидер, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев