Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

1943 елда совет гаскәрләренең Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн

Бүген – Россиянең Хәрби дан көне – 1943 елда совет гаскәрләренең Курск сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– Бу көн 1943 елда Бөек Ватан сугышының иң зур танк сугышында җиңү яулаган совет солдатларының батырлыгын, ныклыгын һәм каһарманлыгын гәүдәләндерә. Курск сугышы яу барышын үзгәрткән һәм Ватаныбыз оборонасын ныгыткан кискен борылыш була.

Сугышларның бүгенге көндә барлык кыенлыгы, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек, барыннан да бигрәк, хәзерге вакытта алгы сызыкта булган солдатларыбыз җилкәсенә төшә.

Аларның һәммәсе дә кыю, тәвәккәл рәвештә сугыша. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысын да Ватанга, хәрби антка тугрылык берләштерә. Без киләчәгебез өчен үз гомерләрен аямаучыларны хөрмәтлибез һәм илебезне саклаучыларның батырлыгы белән горурланабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев