Алар өчен игътибар һәм кайгыртучанлык бик мөһим
Тәтеш районында өлкәннәр ункөнлеге узды
Ул игелекле гамәлләр, изге теләкләр, бүләкләр белән билгеләп үтелде. Матур гадәт буенча көмеш яшьтәге кешеләргә социаль, көнкүреш, медицина ярдәме оештырыла.
Районның кайбер предприятиеләрендә ветераннарны хөрмәтләделәр, кайбер оешмаларда пенсионерларны өйләренә барып котладылар һәм күчтәнәчләр өләштеләр.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиблары бригадасы график буенча ерак авылларга барып, анда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга тирәнтен медицина тикшерүе үткәрде, шулай ук поликлиникада да гражданнарны амбулатор кабул итү гамәлгә ашырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр тарафыннан волонтерлык ярдәме кысаларында өйгә барып социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча “Рәхмәт белдерәм” акциясе оештырылды. “Форпост” студентларның иминлек хезмәте волонтерлары халыкка социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгеннән социаль хезмәтләр алучылар янына бардылар һәм аларга йорт яны территорияләрен җыештыруда, тәрәзәләрен юуда шефлык ярдәме күрсәттеләр.
Тәтештәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга зур игътибар бүлеп бирелде. Алар янында “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан бүләкләр тапшырды. Интернат-йортта яшәүчеләргә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова, ТРның Апас районындагы социаль яклау идарәсе начальнигы Зөлфия Гайнуллина, Тәтеш һәм республиканың башка районнарыннан волонтерлар да бүләкләр белән килделәр.
Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә мәрхәмәтлелек һәм игелеклелек дәресләре, тематик әңгәмәләр, сыйныфтан тыш чаралар, өлкәннәргә зур булышлык күрсәтү максатыннан “Игелек визитлары” үткәрелде. Шәһәрдәге балалар бакчаларында бәйрәм чаралары үткәрелде, анда сабыйлар пенсионерларны күңелле җырлары, биюләре, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләүләре белән сөендерделәр.
“Көзге игелек атнасы” акциясе кысаларында Тәтеш ягы тарихы музеенда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Тәтеш җирле оешмасы әгъзалары өчен Молоствовлар утарына түләүсез экскурсия оештырылды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге өчен әдәби-музыкаль чара оештырды. Балалар китапханәсендә өлкән буын кешеләре өчен “Яшәү генә түгел, сәламәт тә булу мөһим” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате булды. “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында олы яшьтәгеләр арасында “Өлкән буын” Спартакиадасы узды. Җиңү паркында “Күңел белән яшь” дип исемләнгән актив озын гомерлеләр клубы вәкилләре велосипед йөртүдә ярыштылар, кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр, транспортларны белүгә пазллар җыйдылар.
“Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәге белгечләре шәһәрдәге 1нче урта мәктәп укучылары белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан котлау открыткасы ясау буенча “Яраткан әбием өчен бүләк” дигән мастер-класс үткәрделәр. Шулай ук “Актив озын гомер” клубы әгъзалары өчен “Самавыр янында очрашу” әдәби-музыкаль кичә” дип исемләнгән чара оештырылды.
Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында 42 кеше шәһәр мунчасында түләүсез юынудан файдаланды.
Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр өчен Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре тәтешлеләргә арзан бәядән товарлар тәкъдим иттеләр.
Өлкәннәр ункөнлеге тәмамлану олыларның көнкүрешен яхшырту, социаль яклау дәрәҗәсен арттыру, аларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү буенча эшләр тәмамланды дигән сүз түгел әле, ул дәвам итә. Көмеш яшьтәге кешеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык һәрвакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев