Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Антларына тугры калганнар

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулды


Тәтештә Дан мемориалы янында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган тантаналы митинг 
булып узды.

Генерал-лейтенант Борис Громов җитәкчелегендәге Совет армиясенең чикләнгән контингентының соңгы хәрби бүлекчәләре 1989 елда Әфганстан җирен ташлап чыга. 15 февраль истәлекле көн рәсми статусын 2010 елның 29 ноябрендә ала. Россия халкы 15 февральдә Әфган сугышчыларын гына түгел, Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән барлык сугышчы-интернационалистларны да искә ала.

Әфганстанда сугыш тәмамланганга 35 ел узды. Бездән ерак илдә совет гаскәрләре гаять зур батырлык күрсәттеләр. Геройларның исемнәре безнең Ватаныбызның елъязмасында мәңгегә калачак. Әфганстанда Тәтеш районыннан 147 кеше батырлык мәктәбен узды. Алты якташыбыз кече ватаннарына кире әйләнеп кайта алмады: Бакырчы авылыннан Хәммәт Ганиуллин, Олы Тормы авылыннан Шамил Әхмәтҗанов һәм Хәмит Мусин, Тоншермадан Геннадий Илюшкин, Зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиев, Иоководан Андрей Потапов.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сугышчы-интернационалистларга Ватаныбыз алдындагы бурычларын намус белән башкарганнары, батырлыклары, фидакарьлекләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүген дә Тәтеш районында яшәүчеләр ата-бабаларының данлы хәрби традицияләрен дәвам итәләр: махсус хәрби операциядә катнашып, алар Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, чын ватанпәрвәрлек үрнәге булып торалар. Митингта катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар һәйкәленә гирлянда һәм чәчәкләр салдылар.

Удельное Нечасоводан Геннадий Потапов та Әфганстан сугышында катнашучыларның берсе. Сугышчыларны искә алу, Әфганстан ялкынын узган кешеләр белән аралашу өчен ул ел саен митингка килә.

— Армиягә мине 1980 елда алдылар, — ди Геннадий Романович. — Ике айга якын Сәмәркандта өйрәнүләр уздык. Аннары безне Фәйзабадка, Әфганстанга күчерделәр, десант штурм батальонында хезмәт иттем. Безнең төп бурычыбыз йөк төялгән колонналарны саклап бару иде. Безне еш кына вертолеттан төрле урыннарга төшерделәр. Биремнәрнең берсен үтәгәндә, мина шартлады, мине дулкын белән алып ташлады, яраландым. Исән калып, госпитальдә дәваландым. Ә минем дустым, кызганычка каршы, һәлак булды. Без барыбыз да антыбызга тугры калып, бурычыбызны намус белән үтәдек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев