Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл халкы яңа ФАП ачылуын көтә

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Тәтеш районы авыл­ларында яңа ФАПлар төзү һәм аларны ремонтлау эшләре бара.

Ямбакты һәм Кече Тормы авылла­ры­ның фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт эшләре башка­рыла.

– Ямбактыда түбә, тәрәзә һәм ишек блоклары тулысынча алыштырылды, ут кертү, янгын куркынычсызлыгы сис­темасы урнаштыру эшләре күздә тотыла. Кече Тормыда иске идәннәр­не, стеналарны яңа­га алыштырабыз, заманча асылмалы түшәмнәр, яңа яктырткычлар куячакбыз, шулай ук тәрәзә блокларын, ишек­ләрне алыштырачакбыз, яңа җылыту системасы урнаштырачакбыз. Бригадада җиде кеше эшли, һәркайсы белгечлеге буе­ча үз эш­чәнлеге өчен җавап­лы. Тәтеш рай­онында мондый объектларда без беренче ел гына эшләмибез, бригада яхшы, район сә­ламәтлек саклау һәм авыл җирлеге җитәк­челегеннән аңлау табабыз. Тө­зелешнең барлык этаплары расланган график буенча бара, – дип уртаклаш­ты подрядчы оешма җитәкчесе Алексей Зотов.

Яңа модульле ФАП­лар Богдашкино һәм Олы Тормада да ачылачак.

Богдашкино фельдшер-акушер­лык пункты бинасы авыл үзәгендә урнашкан, хәзерге вакытта анда эчке эшләр алып барыла. Авыл фельдшеры Ольга Сорокина үзенең булачак эш урыны яныннан шатланып үтеп-китеп йөри.

– Бу  һөнәрдә инде мин 35 ел, ә яңа бинада бер тапкыр да эшләргә насыйп булмады, – ди медицина хезмәткәре. – Бу авылда хезмәт эшчәнлеген башлаганда, 1991 елда, 40 квадрат метрлы гади авыл йортына килдем. 2004 елда ФАПны, ­корылма бик нык искергәнлектән, мәк­тәп бинасына күчер­деләр. Урын, әлбәттә, аз, нибары ике бүлмә – кабул итү һәм процедура бүлмәсе, кыш көне бинада салкынча, коридорларда җылылык батареясы юк,  шуңа дип уйлыйм. 20 ел эчендә бер тапкыр да ремонт булмады, тәрәзәләрне генә алыштырдылар. Богдашкинода яңа ФАП төзү буенча гаризаны үзәк район хастаханәсе администрациясе 5 – 6 ел элек язган иде. Без үзебез генә түгел икәнлекне аңлыйбыз, хәзер безгә дә чират җитте. Гомуми җыелышта халыкка уңайлы булсын өчен яңа ФАПны авыл үзәгендә урнаштырырга дигән карар кабул ителде. Бездә 183 кеше яши һәм биредә кеше өзелми диярлек. Бина әзер, ут кертелгән, яңа коммуникацияләр үткәрү эше алып барыла. Барлык авыл кешеләре, шул исәптән мин дә, заманча таләпләргә җавап бирүче яңа медицина пункты ачылуын көтәбез.

фотоны Ольга Сорокина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев