Беренче чабым башланды
Тәтеш районында азык әзерләү эшләренә керештеләр
Беренче чабымны вакытында җыеп алу азыкларның югары сыйфатлы булуын гына түгел, шулай ук аннан соң да тулы кыйммәтле үлән чабып алуны гарантияли.
Районда азык үләне җирләре 13 264 гектарда урнашкан, шул исәптән күпьеллык үләннәрнең чабым мәйданы – 6769 гектарны, силоска кукуруз – 2359 гектарны, берьеллык үләннәр 4136 гектарны били.
Азыкның яхшы үзләштерелүенә ирешү өчен, уңышны оптималь фазада, ягъни үләнне әле яшь булганда чабып алырга, ә зур булып үскәнен, шулай ук сыйфатсызлануын көтмәскә кирәклеген аграрийлар белә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, белгечләр һәм механизаторлар терлекләрне сыйфатлы азык белән кирәкле күләмдә тәэмин итәр өчен, мөмкин булганның барысын да эшлиләр.
“Колос”, “Татарстан”, “Бакырчы”, “Новая Заря” авыл хуҗалыгы эшчәннәре районда беренчеләрдән булып сенаж әзерләүгә чыктылар.
– Терлекләрнең продуктлылыгы һәм югары рентабельле сөт җитештерү азык әзерләүнең дөрес оештырылганлыгына бәйле булачак. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән азык салу вакытын һәм технологияләрен үтәүне таләп итә. Сөт көтүлегенә сенаж ашату сөт җитештерүчәнлеген арттыра һәм продукция берәмлегенә азык чыгымнарын киметә. Азык әзерләүдәге кимчелекләрне без сатып алынган кыйммәтле азык өстәмәләре белән тулыландырырга тиеш булабыз, бу хуҗалыкларның икътисадына өстәмә чыгым булачак, – дип басым ясады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Терлекләрне ел әйләнәсе абзарда асрау өчен агымдагы елда район буенча – 6952 тонна сенаж, 68 436 тонна силос һәм 9398 тонна печән әзерләргә кирәк. Ихтыяҗлылык бер шартлы малга 40 центнер азык берәмлеге исәбеннән хисаплап чыгарылган. Бер шартлы малга силос – 8 тонна, яки 14,4 центнер азык берәмлеге, сенаж – 7 тонна, яки 22,4 центнер азык берәмлеге, сенаж – 7 центнер, яки 3,3 центнер азык берәмлеге кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев