“Тәтеш таңнары”ның үз укучылары бар
Район газетасын агымдагы елның икенче ярты еллыгына яздыру кампаниясе азагына якынлаша.
(Тәтеш, 16 июнь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина, автор фотосы). Бу көннәрдә күпләр иҗтимагый тормыш дулкынында булу өчен үзләренең почта бүлекләренә яраткан район газетасын рәсмиләштерергә ашыгалар.
Газетаны яздыручылар белән почтальоннар эшли. Үз чиратында, редакция коллективы хезмәткәрләре үзләре дә укучыларның санын арттыру өчен бар көчләрен куя.
Кояшлы көннәрнең берсендә без шәһәрдәге Җиңү паркына үзенчәлекле чакыру алдык: газета рәсмиләштерергә һәм, бер уңайдан, “көмеш” яшьтәге кешеләр төркеме белән дә танышырга – аларны өлкән дип әйтеп булмый әле, аларның көч-кодрәте һәм рух күтәренкелеге яшьләрне көнләштерерлек.
– Безнең яшь – ул яңа мөмкинлекләр яше. Хәзер буш вакыт күп, аны үзеңне һәм сәламәтлегеңне кайгыртуга багышларга мөмкин, – дип уртаклашты тәтешле Роза Чахирева. – Физик активлык сәламәтләндереп кенә калмыйча, шулай ук гаять күп дәрт-дәрман һәм яхшы кәеф тә бирә. Без биредә шөгыльләнәбез дә, шулай ук аралашабыз да. “Авангард” газетасында басылып чыккан язмалар бик еш кына сөйләшер һәм фикер алышыр өчен сәбәп булып тора.
“Көмеш волонтер”, тәтешле Татьяна Петрова үз тирәсенә бик күп пенсионерларны берләштергән. Ул актив рәвештә озак яшәү серләрен аеруча да яхшы белә. 48 еллык стажы булган педагог үз гомерен спорт белән бәйләгән. Педагогика училищесында эшләгәндә, физик тәрбия укытучыларының берничә буынын әзерләгән. РФның халык мәгарифе отличнигы лаеклы ялда булса да, үз алдына максат куя – пенсия яшендәге кешеләр өчен хәрәкәтчән яшәү рәвешен булдыру. Ул үзенең вакыты белән хисаплашмыйча, башкаларга эчкерсез ярдәм итә.
– Спорт өлкән кешегә үзен сәламәт һәм бәхетле итеп тою мөмкинлеген бирә. Безнең төркем бер елдан бирле шөгыльләнә инде, башта биш кешедән торды, тора-бара “Актив озак яшәү” клубы активистларының исәбе 15кә кадәр артты. Шөгыльләнгән вакытта яңа кешеләр килә, нәрсә һәм ничек шөгыльләнүебез белән кызыксыналар, аннары безнең төркемгә кушылалар, – дип сөйли Татьяна Константиновна. – Без теләсә нинди һава торышында Җиңү паркында атнага өч тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә сәгать 9дан сәламәтләндерү гимнастикасы ясыйбыз. Теләге булучыларның барысы да килә ала. Элек күнегүләрне “Барс” спорт комплексында үткәрдем, әмма саф һавада гимнастик күнегүләр ясау зур нәтиҗә бирә дип саныйм. Биредә чыныгасың да: беркем дә авырмый, барысы да киләләр. Барлык мускуллар эшләсен өчен, дөрес итеп йөрергә, күнегүләрне дөрес итеп ясарга өйрәтәм. Физик күнекмәләр маддәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсир итә. Шөгылем миңа кызыклы, чөнки кешеләргә игелек эшләргә яратам. Күптән түгел музыка кабыза башладым, көй астында шөгыльләнү күңеллерәк, рухланып китәсең. Барысы да бик канәгать. Безнең саф һавада очрашуыбыз көч өсти, кәефне яхшырта. Хәрәкәттә – бәрәкәт. Безнең шигарь: “Безнең девиз дүрт сүздән тора: “Сәламәт булу – бу шәп!”
Шөгыльләнүдә катнашучыларның иң өлкәненә – Нина Михайловнага – 85. Иң яшенә – Евага – тиздән 7 яшь булачак, ул Тәтешкә Казаннан кайта һәм үзенең әбисе Нина Утробина белән бергә шөгыльләнергә килә. Әбиләр белән ямансу түгелме, дигән сорау Еваның бары тик күңелен генә күтәреп җибәрде. “Миңа ошый!” – дип җавап бирде башкала кунагы.
Абунәче көне, дөресрәге, бер сәгать вакыт, әлеге гаҗәеп кешеләр белән шау-гөр килеп аралашып үтте. Теләге булганнар газета рәсмиләштерде һәм хәтта “Актив озак яшәү” клубы җитәкчесе Татьяна Петровага да бүләк итеп газета яздырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев