Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең азык-төлеккә сорау зур

Тәтешлеләр республика авыл хуҗалыгы ярмин­кәсендә актив катнаша.

(Тәтеш, 27 октябрь, Тәтеш таңнары, Мария ХРАМОВА). Шимбә көнендә иртә таңнан, әле яктырып та җитмәгәндә 25 машина Казанга “Җиләкле бистәсе”нең сәүдә мәйданына кузгала. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәрбер барган саен кыр, ферма, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларыннан алынган продукцияләрне 1,7 миллион сумлык тәкъдим итә.

Азык-төлекләрнең һәрбер төренә, авыл җирлекләре белешмәлекләрен дә кертеп, ветеринария һәм башка кирәкле документларның һәммәсе дә бар. 

Дуңгыз ите бик теләп сатып алына, ул ярты тоннадан күбрәк тәшкил итә, сыер ите – тонна ярымга кадәр.
Шәхси эшкуар В. Н. Евдокимов, “Нур” агрофирма­сы, “Авангард” ҖЧҖ, “Л. Ф. Фәйзуллина” һәм “А. Г. Шәрәфетдинова” КФХ продукцияләре аеруча да яхшы сатыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ярминкәдә актив катнашучылар арасында “Авангард”, “Маяк”, “Новая заря” авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, “М. В. Приказчикова”, ­“Д. В. Майоров” КФХны, Монастырский, Федоровка, Килдеш авыл җирлекләрен билгеләп үтәләр. 

“Безнең продукцияләрнең казанлылар тарафыннан лаеклы бәяләнүе һәм бик теләп сатып алынуы сөендерә”, – диләр Тәтеш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күтәренке рух белән.

Галина Таҗетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X