Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга?

Бер атна элек Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт булды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча бүлеге начальнигы Алексей Витин террорчылык акты куркынычы янаганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.

— Алексей Сергеевич, районда терроризмга һәм экстремизмга каршы нинди чаралар оештырылган?

— Район территориясендә вәзгыять тотрыклы һәм контрольдә тотыла, әмма җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм янауларга нәтиҗәле каршы тору максатларында район халкының һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең үзара төгәл хезмәттәшлеген оештыру зарур. Тәтешлеләрдән, элек сезгә таныш булмаган шикле кешеләргә, бигрәк тә чит ил гражданнарына, игътибар итүләрен сорыйбыз. Барлык вакыйгалар буенча Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дежур частена 102 яки 8 (84373) 2-87-28 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.

— Шикле предмет тапканда үзеңне ничек тотарга?

— Табылган предметка кагылу, аны ачып карау, урыныннан күчерү яки башка гамәлләр башкару катгый тыела. Мондый предмет янында кәрәзле телефоннар һәм башка радиоэлемтә чаралары куллану киңәш ителми, аны табу турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәк.

— Пилотсыз очу аппаратын тапканда нәрсә эшләргә?

— Бүген, махсус хәрби операция үткәрелгән вакытта, квадрокоптерларга һәм пилотсыз очу аппаратларына аерым игътибар бүлеп бирелә. Һава киңлегендә пилотсыз очу аппаратларын күрсәгез яисә нинди дә булса мәгълүмат алсагыз, куркуга бирелмәвегезне сорыйбыз. Шунда ук дежур частька хәбәр итегез.

— Куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга?

— Җәмәгать урынында атышу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә тукталып китик. Беренчедән, туктап видеога төшерергә тырышмыйча, атыш тавышларыннан мөмкин кадәр тизрәк кире якка йөгерергә кирәк. Әгәр дә атыш янәшәдә булса, ниндидер ышык урынга яшеренергә кирәк.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев