Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Газетага ташламалы язылу башланды

Шәһәр һәм район авыл җирлекләре почтальоннары хәбәр итүенчә, мондый акция халык арасында киң колач ала бара.

Әлфия Заһидуллина, Алабирде авылы:
– Агымдагы елның икенче яртыеллыгына “Тәтеш таңнары”на беренче булып язылуымны очраклы гына дип әйтә алмыйм. Чөнки без аңа күптәннән язылабыз. Бу юлысында да авылыбызның поч­та бүлеге начальнигы Фәнзилә Сафиуллина ташламалы подпис­ка барганлыгын искә төшергәч, үзебезнең район газетасына бик теләп язылдым. “Тәтеш таңнары”н үзем дә, ирем Равил да бик яратып укыйбыз. Поч­та әрҗәсенә матбугат килгәч, кайсыбыз беренче “эләктерә”, башта шул укып чыга. Аннары инде икенчебезнең кулына күчә. Менә шулай зарыгып көтеп алабыз без аны. Яңалыкларны да белеп торасы килә. Районда булган бар нәрсә кызыксындыра. Үзем Алабирде мәктәбендә 26 елдан бирле укытучы булып эшлим. Шуңа да мәгариф тормышы, мәктәпләрдә узган чаралар, семинарлар, белем илендәге барлык уңышлар, казанышлар күңелгә хуш килә. Ә инде район газетасына килгәндә, аны мәктәп елларыннан ук укыйм. Шуңа күрә аны гомерлек юлдашым дип әйтә алам. Элек күбрәк терлекчелек тармагында эшләүчеләр, сыер савучылар, бозау караучылар турында язалар иде. Хәзер дә басылып тора, әлбәттә, ләкин авыл хуҗалыгы хакында тагын да күбрәк мәгълүматлар бирелсен иде. Шулай ук котлауларны, белдерүләрне, якташларыбызның шигырьләрен яратып укыйбыз. Мәдәни чаралар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, кешеләр язмышы турындагы язмалар кызыксыну уята. Кыскасы, “Тәтеш таңнары”нда мәгънәле, кирәкле язмалар гына басылып чыга. Алга таба да шулай дәвам итсен иде. 

Гомәр Садиров, Зур Әтрәч авылы:
–  “Тәтеш таңнары”н укымыйча торып буламы?! Алабирде авылы почтасына түләүләр буенча баргач язылып кайткан идем. Үзебездә почта булмау бик кыен инде. Газетаны кемдер берәү алып кайта да безгә тапшыра. Авылда альтернатив яздыру мөмкинлеге дә барлыкка килүен белдек, бу халык өчен билгеле бер уңайлыклар өстәячәк. Район газетасын үзебезне белгәннән бирле алдырганлыктан, аңардан һич кенә аерыласы килми. Хатыным Гөлсинә безнең авылның колхоз идарәсендә якынча 36 ел икътисадчы булып эшләде, шуннан лаеклы ялга чыкты. Үзем гомер буе авыл мәктәбендә укытучы, аннары директор булдым. Хәзер авылда имам вазифасын башкарам. Кешеләр арасында булгач, яңалыкларны, барлык мөһим үзгәрешләрне, мәгълүматларны белеп торырга кирәк дип саныйм. Газетада авыл хуҗалыгы, дин вә тормыш, мәгариф һәм авыллардагы матур үзгәрешләр, балалар, яшүсмерләр темасы күңелгә якын. Безнең заманда эшләгән кешеләрне газета битләрендә күргәч, сөенеп тә куябыз. Район газетасы һәркем өчен кирәкле, чөнки анда районның бар тормышы яктыртылып тора. 

Руслан Сәйфетдинов, Татар Бидәңгесе авылы:
– Газетаның электрон варианты да бар. Ләкин журналистлар бар осталыгын, күңел җылысын, тел байлыгын кушып чыгарган, типография исе аңкып торган газетага җитми инде. Шуңа да “Тәтеш таңнары”на язылмыйча калганым юк. Быелның икенче яртыеллыгына да язылып куйдым. Мәктәп директоры буларак шуны әйтә алам, коллективта эшләүче укытучыларның һәм техник хезмәткәрләрнең барысы да район газетасына язылалар. Газетаның татар һәм рус телләрендә чыгуы да бик әйбәт, моның белән икетеллелек дә тәэмин ителә. Шуңа да район газетасын коллективыбыз белән, руслар да, татарлар да яратып укыйбыз. Хәбәрчеләр район тормышы, авыл җирлекләренең ничек яшәве, аерым кешеләр турында кызыклы мәкаләләр язалар. Газета сайтыннан һәм социаль челтәрдәге башка төркемнәрдәге барлык яңалыкларны да укып барабыз. Без заман белән бер адымда барырга омтылабыз һәм шулай эшлибез дә. Хезмәтебез дә, күңел халәтебез дә мәгълүматлар киңлегенә ашкынып тора. Район хакындагы мөһим вакыйгаларны һәм әһәмиятле хәбәрләрне “Тәтеш таңнары” китереп җиткерә. Районыбызда татар телендә чыгып килүче газета булуы безне бик сөендерә. Газетаны элек-электән алдырдык, хәзер дә язылабыз һәм киләчәктә дә язылачакбыз.  

Фотолар язма геройлары тарафыннан тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев