Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юл ялгышлыкларны кичерми

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов тәтешлеләрне юл хәрәкәте кагыйдә­ләрен төгәл үтәү кирәк­леге турында кисәтә.

— Узган ел безнең республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кар­шы як полосага чыгу сәбәпле 270 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 85 кеше һәлак булган һәм 448 кеше яраланган, — дип кайгылы статистика ки­терә. — Әлеге сәбәптән һәлак булучылар саны юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның 30,5 процентын тәшкил итә.

Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү максатларында 22 — 31 гыйнвар көннәрендә «Каршы як полоса» профилактика чарасы үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча Тәтеш районында каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтенә юл куелмады, 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, хокук бозучыларга 5 мең сум штраф салынды.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып китәр алдыннан, машина йөртүче үзе чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек аралыкта иркен булуына һәм узышу вакытында калган юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачаулык һәм куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш, ә «Узышу тыелган» юл билгесе зонасында, тоташ сызык булганда, шулай ук күтәрелеш ахырында, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда — узып китү тыела.

— Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 5000 сум күләмендә административ штраф салына яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабатланса, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм ителә, моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу очрагында гражданнарга 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный, — дип кисәтә дәүләт автоинспекторы тәтешлеләрне. — Без барыбыз да — юл хәрәкәтендә катнашучылар, урамга чыгып, транспорт чарасы руле артына утырганда, бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев