Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Контрактчыларга түләүләр

Агымдагы елның июнь – июль айларында Тәтеш хәрби комисса­риатында МХОга контракт төзүчеләр өчен ярдәм чаралары гамәлдә.

Бер тапкыр түләнә торган сумма
• РФ Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 195 000 сум;
• ТРдан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 700 000 сумга кадәр;
• Тәтеш районыннан бер тапкыр бирелә торган түләү – 100 000 сум;
• һәр балигъ булмаган балага бер тапкыр бирелә торган түләү – 20 000 сум;
• РФ Оборона министрлыгыннан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгәндә бер тапкыр бирелә торган түләү – акчалата түләүнең биш оклады.

Даими нигездә түләүләр
• махсус хәрби операция зонасында айлык акчалата түләү – 210 000 сумнан алып; 
• махсус хәрби операция зонасында һөҗүм вакытында өстәмә түләү – ­8 000 сум;
• дошман территориясеннән 1 километр алга барган өчен түләү – 50 000 сум; 
• Украина Кораллы көчләренең хәрби техникасын алган яки юкка чыгарган өчен түләү – 1 000 000 сумга кадәр; 
• Россия Федерациясе Геройларына яки аларның гаиләләренә айлык түләү – 89 675; 
• хәрби хәрәкәтләр ветераннарына айлык түләү – 4 184 сум.

Медицина, мәгариф, социаль ярдәм
• махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын чираттан тыш медицина тикшерүе; 
• бушлай психологик ярдәм; 
• ипотека системасы аша РФ Оборона министрлыгы хисабына тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге;
• урта махсус белем бирү учреж­дение­­ләренә беренче чиратта кабул итү; 
• югары уку йортларында бюджетта уку;
• югары уку йортларында түләүле уку формасыннан бюджетка күчү;
• МХО контрактчылары гаиләләренә социаль хезмәт күрсәтү; 
• балалар һәм өлкән яшьтәге туганнар өчен реабилитация үзәкләренә кабул итүдә өстенлек; 
• өлкән яшьтәге гаилә әгъза­ларына, инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтү; 
• махсус хәрби операциядә катнашу­чыларның гаиләләренә газ үткәрүдә субсидияләр;
• башкарма производстволарны (алиментлардан тыш) туктату;
• кайбер җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгыннан азат итү;
• балага теркәлү урыны буенча җәйге сәламәтләндерү лагерына ­юллама.

Салым, банк ташламалары һәм хезмәт гарантияләре
• махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кредит каникуллары;
• махсус хәрби операциядә катнашучыларны торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрне кичектергән өчен пенядан азат итү;
• махсус хәрби операциядә катнашкан өчен социаль түләүләр буенча керем салымыннан азат итү;
• күчемсез милеккә салым түләүдән азат итү;
• милекне арендалау килешүләре буенча кичектерү;
• ташламалы автокредит бирү; 
• нотариаль хезмәтләргә ташла­малар;
• хезмәткәрнең элеккеге эш урынын саклап калу; 
• өстенлекле эшкә урнашу – 2025 елның 1 гыйнварыннан.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы нәрсә бирә?
Статусны барлык махсус хәрби операция контрактчылары ала:
• пенсия белән тәэмин итү буенча ташламалар;
• торак бинаны арендага алу яки карап тоту өчен 50% күләмендә компенсация;
• эш бирүче акчасына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу;
• протезлар (тешләрдән тыш) һәм протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин итү;
• торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларына кергәндә, бакча яки бакча җир кишәрлекләре сатып алганда өстенлек;
• хезмәт вакытында беркетел­гән шул ук поликлиникаларда һәм хастаханәләрдә пенсиягә чыкканнан соң да хезмәт күрсәтү;
• еллык отпуск өчен уңайлы вакыт сайлау һәм 15 көнгә кадәр түләүле отпуск алу хокукы;
• транспортның барлык төрләренә билетлар сатып алганда, барлык элемтә, мәдәният һәм спорт оешмаларында ­чиратсыз хезмәт күрсәтү;
• өй телефонын беренче чиратта ­урнаштыру;
• РФ Оборона министрлыгы тарафыннан барлык гаилә өчен шифаханәләргә һәм ял базаларына юлламалар.

Яраланган һәм инвалидлык алган очракта
• контузия яки яралану очрагында – 3 000 000 сумнан алып; 
• иминият түләүләре, инвалидлык дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 1 500 000 сумга кадәр акча түләү;
• хәрби хәрәкәтләр инвалидларына айлык түләү – 22 000  сумга кадәр;
• бушлай комплекслы медицина ярдәме; 
• инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия;
• хәрби хәрәкәтләр инвалидларына социаль хезмәт күрсәтү.

Һәлак булган геройларның гаиләләренә
• гаиләгә иминият буенча түләү – 12 400 000  сум; 
• махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләү – 2 000 000 сум;
• һәлак булган хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаиләләренә айлык түләү – 2 283 сум;
• Россиянең һәлак булган герой­ларының гаиләләренә айлык акчалата түләү – 89 675 сум;
• җирләү чыгымнарын түләү; 
• бурычларны исәптән чыгару, шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр буенча да;
• шәхси йортны ремонтлау өчен акча бирү.

Җиңү Армиясенә кушыл! Хәрби тәҗрибә һәм хәрби һөнәрләрнең булуы мөһим түгел. Экипировка, хәрби өйрәнү, хәрби белгечлек сайлау, юл өчен кирәк-яраклар бирелә һәм түләнә. 

Тәүлек әйләнәсе элемтә өчен телефон: 8(84373) 2-50-46, эш вакытында: 2-50-48.

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев