Мәктәп автобуслары – аерым контрольдә
Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов рәислегендәге юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш барышында комиссия рәисе тарафыннан җаваплы хезмәтләргә һәм ведомстволарга берничә йөкләмә бирелде.
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм: кырдан шикәр чөгендерен ташыганнан соң, юлны пычрактан чистартуга игътибар итәргә кирәк. Әлеге мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенә дә, ГЛОНАСС системасы буенча да мөрәҗәгатьләр бар. Юллар чиста булырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә эшне көчәйтергә кирәк, барыннан да бигрәк студентлар белән, әгәр бу законнарга каршылыклы булмаса, махсус урта уку йортлары җитәкчеләренә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге административ хокук бозулар өчен студентларны җаваплылыкка җәлеп итү турында хәбәр итү зарур. Шулай ук шәһәрдә ике машина уза алмый торган юлларга да игътибар итәргә кирәк. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә бер атна дәвамында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе секретаре исеменә үзегезнең учреждениеләрнең юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау буенча эш планнарын юлларга кирәк. Билгеләп үтәм, дәүләт автоинспекциясенең телеграмм-каналы начар эшли, анда мәгълүматлар күп булырга тиеш, – диде Альберт Әсхәт улы.
Ул гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә атна дәвамында ата-аналар белән очрашулар үткәрергә, аларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәм балалар тарафыннан яктылык кайтаргыч әйберләр куллану кирәклеге турында күрсәтмәләр бирергә кушты.
– “Йорт – мәктәп – йорт” планын эшләү зарур. Балалар иң куркынычсыз маршрут буйлап йөрергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте мәктәп директорларына Альберт Әсхәт улы.
Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Никоноровка бик кыска вакыт эчендә шәһәр үзәгендәге светофорларның эшен яңадан торгызырга, аннары чыгымнарны зыян күрүче тарафыннан түләттерергә дигән күрсәтмә бирде.
– Якын арада киләсе елга юл хәрәкәте иминлеге буенча программа формалашачак. Авыл җирлекләре башлыкларына һәм шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләренә мәктәп маршрутларын җентекләп өйрәнү, программага кирәкле юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыруны кертү зарур. Шулай ук күпкатлы йортларның йорт яны территорияләренең иминлегенә игътибар бүлеп бирергә кирәк. Мәктәп автобуслары аерым контрольдә булырга тиеш. Райондагы предприятиеләрнең һәм оешмаларның барлык шоферларына медицина тикшерүе узарга кирәк, – дип басым ясады Альберт Гасимов.
фото: Алена Пантюхина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев