Машина йөртүчеләр һәм пассажир җәрәхәтләнгән
Узган атнада Тәтеш районында берьюлы ике юл-транспорт һәлакәте булды, шуларның берсе – яшүсмерләр катнашында.
Узган ял көннәре Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өчен кызу булды.
Шимбә көнне, 25 майда, көндезге сәгать берләр тирәсендә, Апас – Тәтеш – Кече Шәмәк автоюлында 1955 елда туган Кече Шәмәк авылы кешесе, улының җиңел автомобиле белән идарә иткәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган куркынычсыз тизлек сайламыйча, идарәне югалта һәм, юл кырыена төшеп китеп, әйләнеп каплана.
– Ир-атның машина йөртү стажы – 52 ел, соңгы ике ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Буа район үзәк хастаханәсенә ашыгыч медицина ярдәме машинасында озатылды, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең ЮХИ өлкән дәүләт инспекторы Ильмир Гарипов.
Якшәмбе көнне Тәтеш үзәгендә тагын бер юл-транспорт һәлакәте булды. 21 сәгать 45 минутта Горький һәм Ленин урамнары киселешендә җиңел автомобиль шоферы мотоциклда пассажир белән баручы 2008 елда туган яшүсмергә юл бирми һәм алар бәрелешә.
– Җиңел автомобиль шоферы – Яшел Үзән кешесе, машина йөртү стажы – 15 ел, соңгы ике ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка алты тапкыр тартылган. Мотоцикл йөртүче яшүсмернең машина йөртү таныклыгы юк. Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлның яктыртылган өлешендә була, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең ЮХИ өлкән дәүләт инспекторы Ильмир Гарипов. – Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган мотоцикл йөртүче яшүсмер Буа үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатылды. Гомеренә куркыныч янамый. 2008 елда туган мотоцикл пассажиры җиңелчә бәрелүләр белән өенә җибәрелде.
Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары!
1. Транспорт чараларын исерек яки арыган хәлдә йөртмәгез.
2. Куркынычсызлык каешларын кулланыгыз һәм пассажирлардан моны таләп итегез.
3. Транспорт белән идарә иткәндә, һава торышына һәм юл торышына игътибар итегез.
4. Юл чатларына һәм җәяүлеләр юлларына якынлашканда, бик игътибарлы һәм сак булыгыз.
5. Юл кырыенда кеше күрсәгез, тизлекне киметегез.
6. Машинада беренче ярдәм күрсәтү аптечкасы һәм беренчел янгын сүндерү чаралары булырга тиеш.
7. Юлда бер-берегезгә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата әдәпле булыгыз.
8. Тизлек режимын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.
9. Онытмагыз, сезнең тормышыгыз гына түгел, ә башка кешеләрнең тормышы да сезнең кулда.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Мотоцикллар, велосипедлар, яңа модалы гидроскутерлар һәм башка чаралар актуальлеген югалтмый. Һәм һәр ата-ана, үз баласына шундый бүләк сатып алганда, беренче чиратта үз баласының иминлеге, сәламәтлеге һәм гомере турында уйларга тиеш.
фотоларны Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев