Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мошенниклар балалар аша эш итә башлаган

Мошенниклар банк карталары аша башкарыла торган кыңгыр эшләренә балаларны да җәлеп итә башлаганнар.

Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы бүлегенә шәһәр кешесе үзенең кредит картасыннан билгесез счетка 7 700 сум күчерелгәнлеген, шулай ук аңа 300 000 сумлык кредит һәм 69 000 сумлык иминият хезмәтләре өчен түләү хупланган дип мөрәҗәгать иткән. Бәхеткә, соңгы ике операция банк тарафыннан кире ­кагылган.

Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, аның телефонына аның картасы белән операцияләр үткәрелүе турында СМС-хәбәрләр килә башлаган, әмма ул бернинди гамәлләр дә ­башкармаган.

– Тугыз яшьлек кызы белән сөйләшеп, ул түбән­дәгеләрне ачыклаган. Төнлә, вакыйга булганчы, бала телефонына “Телеграмм” кушымтасыннан видеошалтырату килгән. Ике билгесез ир-ат шалтыратып, кызның әнисенең исемен әйткәннәр һәм онлайн-уенда бушлай бонуслар алырга телисеңме дип сораганнар. Ир-атлар баланы бу бушлай дип ышандырганнар, һәм ул моның өчен әнисенең телефон номерын (әти, әби, бабай) хәбәр итәргә һәм алар әйткән вакытта әнисенең телефон экранының фотосын төшереп алырга яки скриншот ясап җибәрергә тиеш була. Әнисе бүлмәдән чыккач, кызы үзенең видеокамерасы куелган кесә телефонын әнисе телефонына юнәлтә, анда СМС-кодлар белән хәбәрләр килә. Кызы мессенджердагы барлык хатларны һәм шалтыратуларны бетерә. Бу вакыйганың нечкәлекләре ачыклана, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев