Педагоглар тәҗрибәләре белән уртаклашты
Тәтештәге 2нче урта мәктәп базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының зональ семинары булды.
Буа, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары укытучылары чынбарлыкны фәнни аңлау факторы буларак җәмгыять белеме фәннәрен укытуда инновацион технологияләр турында фикер алыштылар.
Чара башланганда укытучылар актлар залында булдылар, анда мәктәп чыгарылышы, Россия Герое Андрей Соколовскийга багышланган “Безнең заман Герое” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Шулай ук алар өчен мәктәп музеена экскурсия оештырылды.
Җәмгыять белеменнән ачык дәресләрнең темасы “Мин – Россия гражданины”, “Россия Федерациясенең Конституцион төзелеше нигезләре” булды, аларны кабул итүче як педагоглары тәкъдим итте.
Педагогик остаханәдә укытучылар “Патриотлыкны һәм гражданлыкны формалаштыру чарасы буларак проект эшчәнлеге”, “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә укытуның интерактив алымнарын куллану”, “Тарих укытуда заманча технологияләр” дип исемләнгән мастер-классларда булдылар.
Семинарның пленар өлешендә башка районнардан килгән укытучылар тарих дәресләрендә ФГОС таләпләрен исәпкә алып, кейс-технологияләр кулланып балаларны тәрбияләү һәм укыту буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Түгәрәк өстәл утырышында укучылар белән үзара бәйләнеш булуга игътибар бүлеп бирелде, балаларны укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
– Зональ семинар нәтиҗәле, югары дәрәҗәдә узды, укытучылар үзләренең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтә алдылар. Безнең үзебезнең дә күрсәтә алырлык, хезмәттәшләребездән дә өйрәнерлек һәм омтылырлык нәрсәләр бар, – дип билгеләп үтте район башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Валентина Авандейкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев