Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның янгын сагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый

30 апрель – Россиядә Янгын сагы көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның янгын сагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:

– Сезнең хезмәт һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Сез районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга һәм аларга каршы тору белән бәйле чараларны вакытында үткәрүгә, профилактик эшчәнлек алып баруга зур игътибар бирәсез.
Үзегезгә йөкләнгән олы һәм авыр бурычны намус белән үтәвегез һәм һәрвакыт оперативлык күрсәтүегез өчен барлык янгын сагы хезмәткәрләренә, тармак ветераннарына зур рәхмәт. 

Сезгә җиңел булмаган эшегездә уңышлар, батырлык, гаиләләрегезгә бәхет һәм ныклык телим, янгын машиналарының сиреналары мөмкин кадәр сирәгрәк яңгырасын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев