Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын котлый
28 август – Тәтеш шәһәре көне, 30 август – Татарстан Республикасы көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын котлый:
– Бүгенгесе көндә Татарстан – көчле, бай, алгарышта булган, инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген, шулай ук халыкара танылуны ышанычлы үстерүче төбәк – моңа бөтендөнья күләмендә зур һәм абруйлы чаралар уздыру ярдәм итә. 30 август – һәр татарстанлы өчен республиканың күпмилләтле халкының дуслык һәм рухи бердәмлек символы.
Татарстанның төп байлыгы ул – анда яшәүче кешеләр. Сезнең һәркайсыгыз районыбыз, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Республикабыз халкының хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә ихтирамлы мөнәсәбәте бүгенге көндә кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә өмет уята.
Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхет, Татарстан Республикасы иминлеге хакына максат итеп куелган барлык планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим!
Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев