Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче барлык хатын-кызларны тәбрик итә

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче барлык хатын-кызларны тәбрик итә:

— Гүзәл хатын-кызларыбызның җилкәсендә — өйдәге тынычлык, гаилә иминлеге, балаларның сәламәтлеге һәм киләчәге. Сезнең чиксез сабырлыгыгыз, чыдамлыгыгыз, зирәклегегез, мәхәббәтегез ярдәмендә күп авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңә алабыз.

Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт иткән, ә аннары илне җимерекләрдән күтәргән, балаларын һәм оныкларын тәрбияләгән сугыш һәм хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә чын ир-атлар, илебезнең чын патриотларын, геройларын тәрбияләгәннәре өчен хөрмәтем чиксез.

Йортларыгызда тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен, йөрәкләрегезне сезгә карата булган хөрмәт сөендерсен. Сезгә җан тынычлыгы һәм бәхет телим! Яңа яз сезнең барлык теләкләрегезне тормышка ашырсын һәм уңышлар алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев