Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

26 апрель – Татарстанда туган тел көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– 26 апрельдә без ике мөһим вакыйганы – Туган тел көнен һәм бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтчесе Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны зур горурлык белән билгеләп үтәбез. Бу даталар үзара нык бәй­ләнгән, чөнки тел – аралашу чарасы гына түгел, ә мәдәниятебезнең, үзенчәлегебезнең мөһим өлеше дә. 

Туган тел көне – ул безнең һәр­бе­ребез өчен тормышыбызда тел­нең әһәмияте, аны саклау һәм үсте­рүнең мөһимлеге турында уйлану мөмкинлеге. Без балаларыбызда туган телгә мәхәббәт, аларда халкыбызның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләргә тиеш.

Туган телебез һәр йортта яңгы­расын, ә Габдулла Тукай иҗаты безне яңа казанышларга рухландыруын дәвам итсен! 


Татарстанда Туган тел көне төбәктә тәкъдим ителгән милли телләрне сак­лауга һәм үстерүгә багышланган. Бәйрәмнең тарихы татар классик поэзиясенә нигез салучы һәм милли әдәби телгә нигез салучыларның берсе – Габдулла Тукай исеме белән бәйле. Шагыйрь 1886 елның 26 апрелендә ­туган.

Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә тематик чаралар узачак, күргәзмәләр оештырылачак, бүген балалар сәнгать мәктәбендә шигырь укучыларның “Тукай язы” муниципаль конкурсы узачак.


Нет комментариев