Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш районындагы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен котлый

29 октябрь – Ведомстводан тыш сак көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен һәм ­ветераннарын котлый: 

– Ведомстводан тыш сак көне – кешеләрнең иминлеген саклаучылар, дәүләтнең һәм хосусый милекнең сакланышын тәэмин итүчеләр бәйрәме. Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак – ул заманча, техник яктан яхшы җиһазландырылган хезмәт, ул хокук бозулар турындагы сигналларга тиз арада җавап бирә. Хезмәт ветераннары хәзерге хезмәткәрләр өчен үрнәк булып тора, алар аның үсешенә зур өлеш керттеләр, хәзерге вакытта яшь кадрлар тәрбияләүдә бәһаләп бетергесез ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Әлеге бәйрәм көнендә һәркемгә нык сәламәтлек, имин тормыш, түземлек, эшләрендә уңышлар, һөнәри осталык, бәхет һәм җитешлек телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ведомстводан тыш сак көне