Район башлыгы Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

8 апрель – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш хәрби комиссариаты хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый: 

– Сезнең хезмәтегез – илнең оборона куәтенең мөһим өлеше, хәрби хез­мәткә чакырылучыларны сыйфатлы әзерләүдән алып хәрбиләргә социаль ярдәм күрсәтүгә кадәр.

Махсус хәрби операциягә керт­кән өлешегез өчен аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез мобилизация әзерлеген тәэмин итәсез, Россия­нең илкүләм мәнфә­гать­ләрен яклауга бәйле мәсь­әләләрне тиз арада хәл итәсез.

Сезгә нык сәламәтлек, нык­лык, җитешлек һәм җаваплы хез­мәтегездә уңышлар телим! 
 


Нет комментариев