Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов автомобиль транспорты хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый

27 октябрь – Автомобиль һәм шәһәрдәге пассажир транспорты хезмәткәре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов автомобиль транспорты хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм һәвәскәр автомобильчеләрне бәйрәм белән котлый:

– Шәһәребез һәм районыбыз өчен автомобиль транспорты зур әһәмияткә ия, күп очракта ул икътисад һәм социаль өлкәнең барлык тармакларының өзлексез һәм ышанычлы эшен билгели.

Барлык машина йөртүчеләргә, ремонт эшчеләренә, инженер-техник хезмәткәрләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм, транспорт хезмәтләрен башкару турыдан-туры алар хезмәте белән тәэмин ителә. Ветераннар аерым рәхмәткә лаек, аларның бай тәҗрибәсе һәм фидакарь хезмәте автомобиль транспортының алга таба уңышлы эшләвенә һәм үсешенә нигез булып тора.

Һөнәри бәйрәмегездә көндәлек хезмәтегез, максатчанлыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм җитешлек, имин юллар, эшегездә уңышлар телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автомобиль һәм шәһәрдәге пассажир транспорты хезмәткәре көне