Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хез­мәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый

10 ноябрь – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне/

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хез­мәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый: 

– Сез үзегезне авыр, ләкин игелек­ле эштә хезмәт итүгә багышлагансыз. Сезнең хезмәтегез – район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Сез батырлык, чыдамлык, фидакарьлек күрсәтеп, закон һәм тәртип сагында торасыз. Районның абруе, җәмгыятьтәге татулык һәм тынычлык, һәр кешенең якланган булуы сезнең осталыкка, җаваплылыкка, намуслылыкка бәйле.

Ветераннарга аерым котлау сүз­ләре җиткерәсе килә. Сезнең хез­мәткә ихлас мөнә­сәбәтегез олы хөрмәт уята, ә яшь буын белән уртак­лашырга әзер булган бай тәҗ­рибәгез – алыштыргысыз белем хәзинәсе.

Авыр хезмәтегездә чын күңелдән уңышлар, куелган бурычларны җиңел хәл итүегезне, даими камил­лә­шүе­гезне, эшегездә югары нәти­җәләргә ире­шүе­гезне телим. Сезгә һәм сезнең туганнарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев