Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов истәлекле дата уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

Бүген Россиядә радиация аварияләре һәм һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм бу аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов истәлекле дата уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– 1986 елның язында Чернобыль АЭСдагы булган вакыйгалар бөтен кешелек өчен ачы сабак булды. Атом реакторындагы авария күп кешеләрнең гомерләрен өзде һәм сәламәтлекләрен какшатты. Радиация юлында үзләрен куркыныч астына куеп,   киртә булып баскан кешеләрнең фидакарь батырлыгы булмаса, нәтиҗәләр тагын да авыррак булыр иде. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар иде.

Без шулай ук 1957 елда “Маяк” комбинатында булган авария турында да хәтерлибез. Үткәндәге вакыйгалар, якташларыбызның батырлыклары турында хәтер һәрвакыт уяу булырга һәм бөтен кешелек тормышын югары бәяләргә ярдәм итә.

Без хәзерге көндә арабызда яшәүче радиация аварияләренең нәтиҗә­ләрен бетерүдә катнашкан кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез һәм аларга зур батырлыклары, искиткеч кыюлык­лары өчен рәхмәт белдерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев