Рәмис Сафиуллов истәлекле дата уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
9 декабрь – Ватан Геройлары көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов истәлекле дата уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Безнең ватандашлар туган җирне данлау хакына буыннан-буынга батырлыклар кылалар. Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары арасында төрледән-төрле һөнәр кешеләре бар. Ләкин аларның һәркайсын бер мөһим сыйфат – үз-үзен аямау, эчкерсезлек, Ватанга тугры хезмәт итү берләштерә.
Өлкән буынга – авыр сынаулар узган һәм Бөек Җиңүне яулаган Бөек Ватан сугышы ветераннарына, барлык кораллы конфликтларда катнашучыларга – батырлыклары һәм актив гражданлык позицияләре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә!
Безнең бүгенге геройлар – хәрби хезмәткәрләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, үзләренең бабаларының намусын яклаучылар, Ватаныбызның бәйсезлеге һәм иминлеге хакына аларның батырлыкларын дәвам итүчеләр булып торалар.
Үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарманнарга мәңгелек хәтер!
Һәркемгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм озын гомер телим!
Безнең егетләр өйләренә Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев