Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов истәлекле көн уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

3 декабрь – Билгесез солдат көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов истәлекле көн уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: 

– Билгесез солдат көне халкыбызның Бөек Ватан сугышында, Ватанны саклаганда үз гомерләрен аямыйча хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, исемнәре тарихта сакланып калмаса да, сугышчан батырлыклары районыбыз, илебез елъязмасына мәңгелеккә язып куелган барлык билгесез сугышчыларны искә алуны гәүдәләндерә.

Бүген без һәлак булган сугышчыларга, сугышта һәм кораллы бәрелешләрдә хәбәрсез югалучыларга, җәсәдләре әлегә кадәр җирдә билгесез калган сугышчыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белдерәбез. Аларның барысы да – илебез батырлары. Аларның батырлыгы аркасында без сезнең белән бүгенге көндә яши һәм эшли, балалар тәрбияли һәм киләчәкне төзи алабыз.

Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны ата-баба­ларының иң мөһим традицияләрен намус белән дәвам итә. Безнең күп кенә якташларыбыз хәрби хезмәтне лаеклы үтиләр, илебезнең һәм туган ягыбызның иминлеген тәэмин итәләр, ватандашларыбызның тыныч тормышын саклыйлар.
Фронттан кайткан геройларга мәңгелек дан! Ватан өчен һәлак булган батырларга баш иябез! Исемнәре билгесез калган каһарманнарга мәңгелек хәтер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев