Рәмис Сафиуллов юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын бәйрәм белән котлый
20 октябрь – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын бәйрәм белән котлый:
– Шәһәрдә һәм районда транспорт инфраструктурасы елдан-ел камилләштерелә, гамәлдәге автомобиль юллары челтәренең торышы яхшыра. Сезнең хезмәтегез Тәтеш районының иң ерак почмакларын үстерүгә яңа этәргеч бирә, йөк, пассажирлар ташуны иминләштерә һәм тиз хәрәкәт итүгә йогынты ясый, кешеләрне якынайта, аларның яшәү сыйфатын яхшырта, мәдәни һәм мәгариф мөмкинлекләрен киңәйтә. Сезнең катлаулы, ләкин бик кирәкле һөнәрегездән башка авыл хуҗалыгын, сәүдәне һәм социаль өлкәне тотрыклы үстерү мөмкин түгел.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәркайсына нык сәламәтлек, гаилә бәхете, районыбыз үсеше һәм чәчәк атуы өчен бик мөһим булган һөнәри эшчәнлегегездә алга таба уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев