Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов педагогларны, мәгариф хезмәткәрләрен һәм педагогика хезмәте ветераннарын котлый

5 октябрь – Укытучылар көне

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов педагогларны, мәгариф хезмәткәрләрен һәм педагогика хезмәте ветераннарын котлый:

– Үзегезнең тырыш хезмәтегез һәм иҗади эзлә­нүләрегез белән сез иртәгәге көнгә нигез саласыз. Яшьләребезнең белемле һәм рухи яктан бай булуы нәкъ тә сезгә бәйле. Вакытлар үзгәрә, элекке укыту алымнарына алмашка яңа технологияләр килә. Әмма төп максат элеккечә кала – киң фикер йөртүчән һәм мөстәкыйль карарлар кабул итүчән, максатчан шәхес тәрбияләү. Педагогика хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм, сез яшь укытучылар өчен үрнәк, үз һөнәрегезгә тугрылык үрнәге булып торасыз.

Хөрмәтле укытучылар! Сезгә бәһаләп бетергесез хезмәтегез, игелеклелегегез, зирәклегегез, профессиональлегегез һәм фидакарьлегегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. 

Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, сәләтле укучылар һәм киләчәктә дә иҗади җиңүләр телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев