Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: Район халкы өчен торак-коммуналь хуҗалыгының өзлексез эшләве мөһим роль уйный

17 март — Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:

— Район халкы өчен торак-коммуналь хуҗалыгының өзлексез эшләве мөһим роль уйный, торак пунктларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләве, барлык оешмаларның тулы канлы эшчәнлеге аның предприятиеләреннән тора. 

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләү зур белем, җаваплылык, сабырлык һәм кешеләр белән эшли белү осталыгын таләп итә. Кешеләрнең кәефе, аларның тормыш иминлеге сезнең һөнәри осталыгыгызга, күрсәтелә торган хезмәтләрегезнең сыйфатына бәйле. 

Сезгә нык сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс көч-кодрәт һәм алга таба да барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев