Рәмис Сафиуллов сугыш һәм хезмәт ветераннарын, өлкән буын вәкилләрен котлый
1 октябрь – Өлкәннәр көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сугыш һәм хезмәт ветераннарын, өлкән буын вәкилләрен котлый:
– Әлеге бәйрәм фронтта һәм тылда Бөек Җиңүне яулаган, сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызган, бүгенге тыныч, имин тормышыбызның нигезен булдырган кешеләргә хөрмәт белдерү уңаеннан үткәрелә.
Бүгенге көндә Тәтеш районында 6 078 өлкән яшьтәге граждан яши. Без сезнең зирәклегегез алдында баш иябез, сездән үрнәк алабыз. Һәм бүгенге көндә безнең бурыч – сезнең хезмәтегезнең җимешләрен саклап калу, арттыру, иҗади эшләрегезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү һәм сезгә, сыйфатлы, тулы кыйммәтле һәм канәгатьләнерлек булсын өчен, яхшы яшәү шартларын тәэмин итү.
Өлкән яшьтәге кадерле якташларыбыз! Сезгә чын күңелдән тормышка булган кызыксынуыгызның сүрелмәвен, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телим. Сезгә бәхет, күтәренке рух һәм иминлек юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев